ТАТ РУС ENG

Иҗат

Мин шушылар илә милләтче

1) Шакир Хәмитев* шырпысы илә генә тәмәке тартам. 2) Тәмәкенең дә «Госманлы сигарасы» исемлесен махсус Истанбулдан алдырам. 3) «Исмәгыйль Гаспринский сабыны» илә битемне җуам. 4) Шул кешенең үк канфиты илә чәй эчәм. 5) «Новое время»гә...

Төшемдә күргәннәрем

Иртәгә «Яшен» чыгасы дигән көнне кич йокыга яткан идем. Шул кичне йокымда, дулкын артыннан дулкын килгән кеби, миңа да төш артыннан төш күренде дә торды. Шәйлә ки: өч минут йоклыйм да бер төш күрәм, биш...

Мәкальләр

Исәп кирәк, хисап кирәк. Иске гласныйларны* чыгарып түгәргә ничә ат кирәк? Биисе килмәгәннең көе килми. Татар бае гәзит сөйми. Ике чабата — бер кием, ике шалкан — бер тиен. Татар хатынының бар белгәне — күлмәк...

Словарьдан фал ачу

Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер. Авыл вә шәһәрләрдә әбиләр, «Мөхәммәдия»* көйләрлек кадәр мәгърифәте булган кызлар, кулларына «Йосыф китабы»** вә «Мөхәммәдия» тотып, шуларны баш түбәләренә куеп, соңра ачып фалланалар. Көннәрдә бер көн мин, әҗнәби телләреннән алынган...

Гәзитәләрдән

«Бәянел хак» гәзитәсенең 409 нчы номерында медицинский академия профессорларыннан тыйб докторы потомственный почетный купец Әхмәтҗан абзый* җәнабләре хифзысыйххәт бабыннан бик мөһим вә бик истифадәле мәкаләләр яза башлаган. Йөрәге тибрәнмәгән, каны йөрмәгән, күңеле болганмаган кешеләргә ушбу...

Хәзерге заманча сөйләшүләр

  * — Йә, иптәш, тор инде! Бу кадәр бертоташтан йокларга депутат Аллабиргәнев түгелсеңдер бит? — Кит әле, зинһар! Баш очымда Зариф Бәшири шикелле мыраулама. * Ике шәкерт: — Иптәш, зинһар, кара әле, бу мәсьәләне...

Толстой сүзе («Кирәк анчак…»)

Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.   Анчак — бары тик. («Толстой сүзе («Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга…»)». – «Аң»ның 1913 елгы 7 нче (15 март) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган....

Суык

  1 Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык, Колакларда, борыннарда өрлә куык; Җылы мичсез кибетләрдә сатучылар Малын сата, бии-бии кулын уып. Байлар кигән тиен толып, төлке толып, Үз фикренчә, Печән базар күрке булып; Куллар сузу,...

Толстой сүзе («Зур бәхет инсанга…»)

Зур бәхет инсанга — һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру; Яхшыру юк, булса анда «Яхшы мин!» дип лаф ору.   Инсан — кеше. («Толстой сүзе («Зур, бәхет инсанга — һәр көн…»)». — «Аң»ның 1913 елгы 4...

Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре

    1 Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак Падишаһ ачты «Мөнафис» нам канат. Җыйла халкы шул канатның астына, Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.     2 Һәр күренгәндә шимальдән ак болыт, Без көтеп тордык...