Иҗат
Әгәр ир башмакчы, йә кәвешче булса — ул хатыны табан астында ятыр. Әгәр ир гармунчы, йә скрипкәче булса — хатыны дудкасына биер. Әгәр ир сәгатьче булса — хатыны бору белән генә йөрер. Әгәр ир шагыйрь...
Биек тә лә тауның башларында кодрәт илә кое казылган; Әй… югалттым сәгать чылбырым — Тапмадыңмы, сары ла былбылым? Без күрәселәрне кем күрсен: мокатдәрдә шулай язылган; Әй… югалттым сәгать чылбырым — Тапмадыңмы, сары ла былбылым? Мендем...
Йөгереп төштем инешкә — очырадым җимешкә; Синең кебек булса булыр оҗмахтагы фәрештә. Безнең урам — тар урам, тар булса да бар урам; Бусагадан чыгып торса, тартып алырдай була. Без урамнан үткән чакта карап калды чоланнан;...
Сандугачны тотсаң иде талга тезелгән чакта; Сөйгәнеңне күрсәң иде җаның өзелгән чакта. Сары сандугач тотаем, телен ничек отаем; Бергә үстек, бергә йөрдек, шуны ничек онтаем. Сары сандугач баласын кулларымда сайратам; Күрер күзгә чибәр түгел, әллә...
Аргымакка менсәң, мен сикереп, ат савыркайлары селкенсен; Урамнардан үтсәң, сызгырып үт: кыз йөрәккәйләре җилкенсен. Кара урманнарда кар тирән, менгән аргымагым кан җирән; Менгән аргымагым талыкмаса, кайтып җитәр идем таң белән. Тып-тып итеп баскан аргымакның тубыклары...
Кулымдагы кулъяулыгым җил алды Кармасанга; Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң, язып җибәр хатыңа. Иртә исемдә, кич тешемдә — яныңа бармасам да; Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң, язып җибәр хатыңа. Ике аккош очып китте...
Каен гына агач тал булмас, каен суы койган [бал] булмас; Кайгырмасана, газиз башым, кайгы йөрәкләргә ял булмас. Агыйделләрне кичкәндә ут күренә аргы якларда; Кайгырмас та иде бу башкаем, әҗәл килсә бала чакларда. Агыйделләрнең буенда атып...
Түр тирәзәләрнең төпләрендә язу язган микән Җәбраил; Син җаныем белән кавышмасам, җаннарымны алсын Газраил. Ак күлмәгемнең эчләрендә леп-леп итә бәнем тәннәрем; Дөнья үкенечләрем бетәр иде, сән булалсаң бәнем хәлалем. Ак кәгазьнең өсләрендә дәфтәр кыйлам синең...
Мөкаддимә Мин — Шүрәле һәм дә татар урманнарында гына була торган «милли Шүрәле» булганга, мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым. Ул Гайнетдиннәрнең бәрәңге пешерер өчен...
Күз — кеше бәхетенә кырын карый. Колак — кеше серен тыңлый. Борын — кайдан җил исә, шул якны исни. Тел — ялганлый. Кул — кеше хакын җомарлый. ("Адәмнең биш әгъзасы нишли?" — «Ялт-йолт»ның 1910...