Иҗат
«Вакыт» гәзитәсе, Кырым татарларының чәчәк салдыруга хилаф торуларыны хикәя кыйлганнан соң, ни эшләргә дә белмиче: «Буның өчен көләргәме, егъларгамы?» — дип бер сөаль яза. Безнеңчә, бунда бер дә аптырый торган җир юк. Бу хәбәр шатлык...
Көн караңгы. Бөтен дөньяны кара кайгы болытлары каплаган. Шул вакытта Казанда дәһшәтле «Яшен» күз камаштыра торган якты нурлары илә ялтырый. Ялтыраганыны күреп, хыянәтләрене яшерергә тырышып йөрүче хаиннәрнең, «Яшен» сугудан куркып, бөтен вөҗүдләре калтырый. «Яшен» —...
Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә анчак ике генә дәфга буладыр. Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап...
(Кавказ тормышыннан) Әле X. авылының халкы моңгар чаклы моның шикелле куркынычлар күргәне юк иде. Әйтерсең, авылны кан туфаны басып яки авыл аркылы ут бураны үтеп китте. Авыл кешеләре үзләренә ни булганын һич тә аңлый алмыйлар...
Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи Мотыйгыйядән чыктым. Бинаән галәйһи дустларым вә якыннарыма игълам итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренең адресын болай язсыннар: Уральск. Гостиница «Казань». А. Тукаеву. Бакый ихтирам: Г. Тукаев. ...
— Менә тургайлар ашыймыз! Тургайлар ашыймыз! — дип, балалар идән буенда йөгерешеп йөриләр иде. Аларның һәммәсенең дә кулларында камырдан ясалган, яңа гына пешкән берәр тургай бар иде. Тургайларның канатлары киерелеп ясалган, күзләре урынына йөзем җимешләре...
Ел тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер: яз, җәй, көз, кыш. Яз айлары: март, апрель, май. Җәй айлары: июнь, июль, август. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль. Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз...
Җир — барча үсемлекләрне, хайваннарны һәм инсаннарны туйдырып торгучыдыр. Орлыктан туган үсемлек иң элек, үзенең кабыгы белән, җирнең туйдыра торган матдәсен имәдер. Аннан соң, әкрен генә башакланып, үз үлчәвендә зураядыр. Бу үсемлекләрдән хайваннар ризыкланадыр. Күбәләк...
Табигатьтә һәрнәрсә яхшыдыр. Фәкать су һәрнәрсәдән гүзәлрәктер. Пыяла шикелле саф су үтә күренгүчедер. Андый суның төбендәге көтү-көтү йөзгән балыклар су читеннән дә күренәдер. Су тере: ул ага һәм җил сәбәпле дулкынлана. Су тигез урыннарда шаулап,...
Балыклар суда мәгыйшәт итәләр. Аларның һәр ягын су каплаган. Инсаннарның да һәр ягы һава белән каплангандыр. Балыкларга һава тавышы, алар селкенмәгәндә яки алар янындагы су тыныч торса, ишетелмидер. Шулай ук инсаннарга да, әгәр алар селкенмәсәләр...