ТАТ РУС ENG

Иҗат

Чыпчыклар һәм Кызылтүш

Мужик тозак белән берничә Чыпчыкларны тотты да, аларга бармак селкеп, шушы рәвешчә шелтәли башлады: «Ә! Ләктеңезме, караклар! Сез җәй буе минем арышымны, борчагымны чүпләдеңез. Мин хәзер сезнең һәммәңезнең муеныңызны борып ташлармын да боткага салырмын». Мужик,...

Тоз һәм Болыт

Ишәк, тоз төялгән бер җөкне тартып барганда, кечкенәрәк кенә бер су аркылы чыкты. Судан чыккач сизде ки, тоз эреп, җөк шактый җиңеләйгән иде. Ишәк, моны эченә салып куеп, әгәр икенче мәртәбә Хуҗасы авыр җөк төятсә,...

Һәрнәрсәнең үз урыны бар

Габдулла, йокысыннан уянды исә, үзенең кием-салымын аннан-моннан эзләргә тотына. Аның бер читеге урындык астында, икенче сыңгары өстәл астында ята. Бүреге карават астында ауный, кәләпүше бүлмәдә үк юк. Габдулла һәр иртә белән шул баш, аяк киемнәрен...

«Гадәләт»

Ике Тычкан, кайдандыр бер сары май кисәге табып, шул майны берсе берсенә бирмәс өчен талаша башладылар. Күп низагълашканнан соңра, болар, майны тигез, итеп бүлеп бирергә үтенеп, Маймылга хөкемгә бардылар. Маймылның кулында үлчәве бар иде. Ул...

Үзең белгәнне кешедән сорама

—    Исәнме? —    Аллага шөкер. —    Җегеңдә нәрсә бар? —    Утын. —    Ник утын дисең, печән ич! – Ә үзең, печән икәнен белгәч, нәрсәгә сорашасың? (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар....


Беренче мәртәбә мәктәпкә бару

Ибраһим, иртәнге чәйне ашыгып-ашыгып эчеп, дога кыйлды да иң элекке мәртәбә мәктәпкә барырга җыена башлады. Мәктәп һәм анда уку тугърысында Ибраһим төрле сүзләр ишеткәнгә, анда ничек барырмын, ничек ят балалар берлә бергә укырмын дип, анда...


Җылан

Җылан Алла тәгаләдән Сандугач тавышын сорады. Аның өчен Җыланны кирәк көчле күрсен, кирәк көчсез күрсен, һәркайсы һәрничек үлтерергә, бетерергә җанына касд кыйлалар. Җылан мискин мондый һәлакәтле вә куркынычлы гомергә ничек чыдасын? Әгәр дә аңа Сандугач...

Локман Хәким сүзләре

Һәр каплан тиресе кигәнне батыр димә! Сабыр — шатлык ачкычы,  ашыгу — үкенеч ачкычы. Оятсыз хатын тозсыз аш кебидер. Ахмакның күңеле авызында, Гакыллының теле күңелендә. Тере эт үлгән арысланнан яхшырактыр. Берәү сиңа берәүне килеп яманласа,...