Шигырьләр
«Дөмберр» карчык йортына* Тәрәзәсенә кыйна, Нишләп иртә йоклаган, Торсын әле Фатыйма! Кичә эчтек партебин, Берләп түгел, алтыдин; Нинди йоклау ул әле Пирбуенчы яртыдин! Зәйни берлән Шәйхетдин Килеп керде ишекдин; Кыска буйлы Фатыйма Торды гүя бишекдин....
(Иделдә сәяхәтем хатирәсе) Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы, Яллый ул, әлбәт, пароход, ансы — байлар юргасы. Ярда торган ач халыкка йөз дә бормый, туп-туры Юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бай сайфиясе. Бу тупаслыктан...
Инде динне ташлыйлар, Уразада ашыйлар; Оялмыйча Алладан, Ничек гает ясыйлар?.. Барсы качып ашады, «Көндез сәхәр» ясады; Тәкъва, суфи байларның Чиктән узды фәсады. Без, шайтаннар, богауда Гомер иттек бу айда. Кодрәт бавын өзәргә Без шәйтанда көч...
(Сүрәи кадердән) Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе....
Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга: Фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә. Бәгъзе — кайбер. («Гакыллылар фәлсәфәсе». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 26 нчы (15 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст...
Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре; Шушы вакыт тәтәйләрнең җөреп калган көннәре. Таптамагыз, и тәтәйләр, Бакыр бабай бакчасын; «Уйнаш»тагы яман күздән Ходай үзе сакласын. Җаңа бистә кызлары чигү чигә акчага; Бу вахытта шулар җөри Ботански бакчада. Кушмый...
(Бальмонтътан үзгәртелде) Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине; Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине! Син кирәксез бер ләфызсың, син кабахәт, син оят; Безгә артык бер йөгәнсең, бел: сиңа дошман хәят! Аз гына инсан...
Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм, Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?! Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә! — Җәй килә утлар чәчеп, син кышласаң. Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем? Җилкенәмен — бер басарга өч басам. Каршыма...
*** Һәзад-дөнья әкалле мин калили, Кара сыра эчеп исерә Хәлили. («*** («Һәзад-дөнья әкалле мин калили…»)». — Биштомлыкның 2 нче томында (1985) «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында рәсем-карикатура асты итеп басылган...
Куркытма син, Алла! Яшен белән, Барыбер мин куркъмыйм, яши беләм! Куркытсаң да куркъмыйм, аязымны Сатып алдым аһым, яшем белән! («Яшен яшьнәгәндә». — Г.Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томында (1930) басылган....