Шигырьләр
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, Бәхетсезләрне...
Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тыршып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу. Йокла, угълым, йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең. Әлли-бәлли көйләрем, Хикәятләр сөйләрем; Сиңа теләк теләрем,...
Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым, Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым. Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шул вакыт күрдем: Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем. Күзем берлән озаттым: кошчыгым...
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, — Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез...
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да. Ачыксалар Карлыгачның балалары,...
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул. Һич өрәк, албасты булган сәхралар,...
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым. Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын; Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә...
Кит әле син, аксакал кыш! Күр, әнә таудан туры Тәгәридер ул матур кыз — язның алтын фәйтуны. Тиз югал, и Кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың, Барыбер, күрсәң, качарсың, язны —...
Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә, — Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә. Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызлып Аткан таңнары; Урман шаулавы, Кошлар сайравы, Күкләр...
Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора. Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен...