ТАТ РУС ENG

Татар мөһаҗирләре Тукай турында

Якташ Өч сәгать Тукай моңында (1937 ел)

Шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 24 ел тулу көнендә, 15 апрельдә, Харбин төрк-татар мәхәлләсендә эшлән­гән Тукай кичәсе гаять дәрәҗәдә бер уңышлык белән узды. Кичә башланыр алдыннан хәзерге көнне Ниппонда җәм­гыять эше белән булган Мөнир хәзрәтнең ләвазимен...

Мөхбир Шанхайда истәлек көннәре (1937 ел)

Идел-Урал төрк-татарларының соңгы мөфтисе вә дин га­лиме Ризаэтдин бине Фәхретдин* хәзрәтләренең ел билгесе һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның вафатына 24 ел тулу көнен искә алу мөнәсәбәте белән Шанхай төрк-татарының мәдәният җәмгыяте 15 апрельдә украиннар клубында...

Харбин мөхбире Тукайның 50 яше (1936 ел)

Харбинда шагыйребезнең туган вакыты яңа әдәбиятыбыз­ның беренче рухание «Хисаметдин менла»ның дөньяга ки­лүенә* 50 ел тулган көненә тугры китерелеп, җомга көн 12 июньдә аңа 50 яше тулу көнне үткәрелде. Бу көн шәрифенә Милли идарә вә яшьләр...

Углан Халык җырлары һәм аның укымышлыла­рының идеалы (1933 ел)

«Гыйният» мәктәбендә Харбин төрк-татар яшьләре оешмасының узган шимбә көнге нәүбәттәге чәйле утырышы үзенең тулылыгы вә уңышлылыгы берлә күзгә ташлана иде. Берлинда басылган һәм һәрбер татарның күңеленә якын милли җырларны эченә алган кечкенә генә китап яшьләр...

Углан Матбугат дөньясында. Шагыйрь (1933 ел)

Харбинда Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулу уңае белән аны искә төшерү өчен төзелгән комитет тарафыннан чыгарылган бер көнлек гәзитнең 1933 ел, 15 апрель саны эчендә: 1. «Тукайга» — «Д»; 2. «Тукайга багышлап» — «Сөем»;...

Тукай кичәсе (1933 ел) 

Апрельнең 15ендә Берлинда яшәгән милләттәшләребезне бергә җыйган халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булып үтте. Илдән читтә яшәгән кардәшләребезнең барысын да бер арага җыйган мондый милли кичәләребез һәрвакыт ясалып торса да, бүгенге көндә ал...

Надир Дәүләт Татар диаспорасы һәм Тукай

Бай тарихка ия булуларына карамастан, татарларның соң­гы йөз елда, аеруча совет чорында, үзләренең үткәннәре бе­лән бәйләнешләре шактый йомшарды. Режим мөмкинлек биргән кадәр милли гореф-гадәтләрен, әдәбиятларын һәм та­рихларын өйрәнгән, тикшергән һәм яшь буынга җиткерергә тырышкан татарлар...

Шәмсия Апакай Мин Казанда

Миндә күптәннән бер ял вакытында Казанга бару теләге бар иде. Ниһаять, бу теләгем тормышка ашты. 1975 елның август ае. Мин Казандамын! И Казан! дәртле Казан! моң­лы Казан! нурлы Казан! Мин беренче тапкыр татарларның мәдәният, әдәбият,...

Надир Дәүләт Габдулла Тукай шигырьләреннән үрнәкләр

Габдулла Тукай Казан төркләре үстергән иң танылган һәм яратылган шагыйрьдер. Яшьләр, картлар һәм балалар­ны кызыксындырган бик күп шигырьләр язган, халкын ши­гырьләре белән тәрбияләргә өлеш керткән, яшьлеге һич бет­мәгән. Биредә беренче буларак аның шагыйрьлек рухын белдергән...

Хөсәен Габдүш Нидән мин кечкенә "Апуш"тан бөек "Тукай" булдым?

Балалык вакыты ятимлек, яшьлек еллары — үксезлек, бөтен гомере бишектән ләхетенә кадәр бәхетсезлек юлы… Авырлыкта, яртысыннан күбесе черек үпкә авыруында үткән. Без җитешмәгән кебек менә шул күңел тартышуы­ның ачы хакыйкать каршысындабыз. Гаяз Исхакый «Мө­галлимә»сендәге Фатыйманың...