ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр


Роберт ӘХМӘТҖАНОВ Килә иде Кырлай юлыннан

Рудниклардан килгән өн шикелле, Тау катламын үткән җыр сыман, Тау йөрәге — кайнар чишмә сыман Җанлы тавышын аның — юксынам… Ул янәшә! Әнә, бишек җыры Тирбәлдерә каен сиртмәсен. Россиядә туган, аның улы, — Язмыш аны...

Илдар ЮЗЕЕВ Син яшьтәш тә, замандаш та…

«Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел…» Г. Тукай Синең сының хәзер гөлбакчада Бронзадан коеп куелган; Мин бер вәкил булып килдем менә Син күрмәгән яңа буыннан. Нәрсә әйтим, Тукай, Синең алда Телем көчсез минем, сүзем аз....

Рәшит ГӘРӘЙ Тукайга

Әнкәемнең күкрәк сөте белән Моңлы җырың сеңде күңелгә. Кечкенәдән сеңде… Аннан бирле Күпме сулар акты Иделгә! Күпме сулар койды диңгезләргә, Кояш сипте күпме нурларын! Җырчыларның исемен саклар өчен Хәтерләре иркен елларның. Мәхәббәте сүнми кешелекнең: Гомер...

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА Шигърият язы белән

Без китәбез, сез каласыз дип җырлармын, Җәсадемне туфрак белән күмгәндә дә. Г. Тукай   Күпме килде, күпме китте шагыйрьләр дә җырлары. Тукай аһәңнәрен отып калды Кырлай кырлары. И мөкатдәс моңлы сазы Һәркемнең күңелендә. И туган...

Әдип МАЛИКОВ *** ("Тукай исән…")

* * * Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае белән   Тукай исән. Җыры күңелләрдә, Яшәсәк тә үзен күрмичә. Тукай килә моңлы сазын уйнап, Шагыйрьләргә тынгы бирмичә. Газраилләр юкка сөенгәннәр, Карап шагыйрь яткан табутка, —...

Сафуан МУЛЛА ГАЛИ Күңелемдә яз

Бүген Үз яктысы белән Балкый Татарстан, Миллион күңел нуры тоташты — Шушы юлдан Тукай атлап килә, Муса килә. Һади Такташны Күрәм юлда — Күңел күтәрелде, Иркенәйде сулыш юлларым… Хәтеремдә кайтып үткәнемә, Көрәш белән узган елларның...


Марс ШАБАЕВ *** ("Татар зиратында Тукай ята…")

* * * На татарском кладбище, Среди старых плит… И. Эренбург   Татар зиратында Тукай ята. Кара мәрмәр ташы Тукайның. Әйләнәм дә киләм шул кабергә… Ахры, тормыш, ардым бугай мин. Язмышына халык шагыйренең Кара мәрмәр...

Марс ШАБАЕВ Тукайны сагыну

  1 Укыйм малайларны, Укыйм агайларны — Заман шигыре, Заман фикере! Көнләшәм дә сыман, Тиргәшәм дә сыман — Көн-төн укыймын, Арып, туктыймын. Кыйнала вөҗданым, Мунча эзли җаным, Эзли Тукайдан — Тукайга кайтам!   2 Тупырдашып...