Яңалыклар
26 майда Әстерхан шәһәренә килгән Татарстан делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. 27 майда Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Три Протока – Җәмәле татар авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.
Шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) 140 еллыгына Татарстанның Арча районы Кырлай авылында шагыйрьнең әдәби-мемориаль музей комплексында ремонт узар, юллар төзекләндерелер, Ия елгасы чистартылыр дип көтелә. Музей директоры Дамир Абдуллин эш планнары белән таныштырды.
КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Яңа китап киң җәмәгатьчелеккә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары»...
2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов һәм шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.
Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләме ике тапкырга – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу турыдагы Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 22 апрелендә имзалады.
26 апрельдә Уфа шәһәренең «Нур» Татар дәүләт театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узды. Ул танылган татар шагыйренең 137 еллыгына багышланды. Бәйрәм кунакларын Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты...
26 апрельдә Мәскәүдә Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Традиция буенча, Новокузнецк урамындагы скверда шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
2023 елның 26 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Бу көнне Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды.
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Милли музее һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты аэровокзал комплексында татар шагыйренең тормышына һәм иҗатына багышланган «Мин югарыга омтылам» дип аталган фотокүргәзмә ачты.
5-11 июньдә Казанда «Нәүрүз» XVI Халыкара төрки халыклар театр фестивале узачак. Фестиваль программасында Казан дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Тукай әкиятләре буенча куелган «Көч китабы» («Книга силы», 6+) спектаклен күрсәтәчәк.