ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

2016 ел өчен Тукай премиясенә кандидатлар ачыклана

Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комиссиясе 2016 елда премиягә дәгъва итүчеләрнең хезмәтләрен кабул итүе турында игълан итә. Ел саен Г.Тукай премиясе милли мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән, җәмәгатьчелектә казаныш тапкан, күренекле әдәбият һәм...

Камал сәхнәсендә – «Кәҗә белән сарык һәм башкалар»

  2015 елның 7 ноябрендә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры премьера тәкъдим итә. Бу юлы камаллылар яшь тамашачыларны шаккатырырга җыена… Драматург Илгиз Зәйниевның “Кәҗә, сарык һәм башкалар” әкиятен театрның әйдәп баручы артисты Илдус...

Тукай паркы – Уку паркы

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай бакчасын төзекләндерүне шәһәр көненә – 2015 елның 30 августына төгәлләргә ниятлиләр. Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителгән 2015 ел Түбән Каманың шәһәр паркларын төзекләндерүгә этәргеч биргән. Татар...

Тукай әсәрләре – «Әкият арбасы»нда

Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге татар дәүләт драма театры 2015 ел – Әдәбият елында планлаштырган чираттагы иҗади проект – “Әкият арбасы” дип исемләнгән. Артистлар бер арбага биш әкият сыйдырган… 3-13 яшьлек балалар өчен уйланылган әлеге проект белән...

Тукай туганнары Тукай музеена җыела

2015 елның 22 маенда 14.00 сәгатьтә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай нәселенең дәвамчылары белән очрашу оештырыла. Габдулла Тукай әдәби музеенда кызыклы экскурсияләр, музей бәйрәмнәре уздыру белән беррәттән, фәнни тикшеренүләргә дә...

Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәме узды

  26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 2015 елда да бу көнне Казанда елдагыча Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр китерделәр һәм шәһәр үзәгендә...

К.Тинчурин театрында – Тукай туган көне

2015 елның 26 апрелендә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Габулла Тукайның “Сөй гомерне!” дип исемләнгән шигъри драмасын күрсәтәчәк. Әлеге спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат...

«Мин татарча сөйләшәм!» – 10 ел!

    2015 елның  26 апрелендә Казанда унынчы тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, “Татарча хатасыз” фотомарафоны, «Тяжело с  татарским» антипремиясен тапшыру,  Яр Чаллы,...

Г.Тукай исемендәге V Бөтенроссия сәнгатьчә укучылар бәйгесе башланды

Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия сәнгатьчә укучылар бәйгесе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Татар телен, татар мәдәниятен һәм милли шигъриятне таныту максатында Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Театр әһелләре берлеге һәм Федераль татар милли-мәдәни...

15 апрель – Тукайны искә алу көне

2015 елның 15 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салдылар. 15 апрель – шагыйрь вафат булган көн. Бу көнне Татарстан язучылары, галимнәр Казанның Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратына Тукай кабере янына килде. ТР...