Яңалыклар
2013 елның 15 апрелендә Татарстанның Чаллы шәһәре җәмәгатьчелеге татар шагыйре Габдулла Тукайның вафат булуына 100 ел булган көнне олуг шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәл янында билгеләп узды. Мондый хәтер көне беренче тапкыр уздырылгангамы, чарада җитешмәгән...
2013 елның 15 апрелендә, вафат булуына 100 ел тулган көнне татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай Казанда аның белән бәйле тарихи урыннарда искә алынды. Габдулла Тукайны искә алу чаралары иртәнге унбердә башкаланың Тукай мәйданындагы Тукай һәйкәленә...
2013 елның 19 апрелендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музееда традицион «Тукай укулары» узачак. Быелгы укулар «Хәзерге мәдәни мохитта Габдулла Тукай мирасы»» дип атала. «Тукай укулары» беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби...
2013 елның 13 апрелендә Төркиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның үлеменә 100 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Бу турыда Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына юлланган хатта хәбәр итте. Чаралар Истанбулның Әюп...
15 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукай вафатына 100 ел тулды. Бу көнне 100 ел элек Казанда бөек шагыйрь белән ничек хушлашкан булсалар, бу юлы да халкыбыз шул юлны үтеп, Тукайны искә алды. Иртә белән хөкүмәт...
2013 елның апрелендә Казанда Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль урамы, 33 нче йорт) “Сөй гомерне , сөй халыкны , сөй халыкның дөньясын” исемле күргәзмә ачылды. Ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт...
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апрельдә) 20 сәгать 15 минутта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Шагыйрь 27 яшендә бакыйлыкка күчә. Тукай яңа татар әдәбиятына йогынты ясаучылар арасында, бүгенге татар...
2013 елның 12 апрелендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда немец галиме Михаэль Фридерихның “Идеологик көрәш объекты буларак Габдулла Тукай” исемле монографиясенә багышланган укучылар конференциясе узачак. Тюрколог галимнең киң катлам җәмәгатьчелектә төрле фикерләр тудырган, 2011 елда...
2013 елның 5 апрелендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда 2013 ел өчен Татарстанның дәрәҗәле премиясенә — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат булган иҗади шәхесләр белән очрашу узачак. Билгеле булганча, быелгы кандидатлар арасында – рәссам...
2013 елның 29 мартында Казанның “Мир” кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар тәкъдим ителә. Бу көнне 16.30 сәгатьтә Татарстанның халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла сценарияләре буенча иҗат ителгән ике фильм күрсәтеләчәк....