ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Рабит Батулла Апушча фикерли

Казанда Габдулла Тукай музееның әдәби салонында “Тукай премиясе лауреатлары белән очрашу”лар еш оештырылып килә. 2011 елның 30 сентябрендә биредә күренекле җәмәгать эшлеклесе, режиссер һәм драматург, республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Рабит Батулла белән “Апуш –...

Уфада Тукайга һәйкәл куярга телиләр

  Башкортстанның күренекле мәдәният әһелләре — шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Алар бу хакта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. —...

Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

20 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ленинград өлкәсенә эш сәфәре программасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Һәйкәлгә шулай ук Ленинград өлкәсе вице-губернаторы – Ленинград өлкәсе губернаторының Закон чыгару Җыенындагы вәкаләтле вәкиле...

Президент 1 сыйныф укучыларына Тукай китабын бүләк итә

2011 елның 1 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан мәктәпләренә быел беренче сыйныфка укырга баручы балаларга Габдулла Тукайның шигырьләрләр җыентыгы һәм шул шигырьләр буенча төшерелгән мультфильмнар дискы бүләк ителде. Бу үзенчәлекле “Күңелле сәхифәләр” дип...

2011 елның Габдулла Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде

30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу көннең иң истәлекле вакыйгасы — ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы. Ел саен Республика көнендә Илбашы лауреатларны тәбрикли.  Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенең...

Казанда Шүрәле белән Былтырга һәйкәл ачылды

30 август — Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә Казан шәһәре үзәгендә Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасына һәйкәл куелды. «Шүрәле табышмаклары» дип аталган сынлы композициянең авторы — Габдулла Тукай премиясе лауреаты Асия Миңнуллина. Татар балаларының яраткан әкиятендәге...

2011 елның Габдулла Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде

30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу көннең иң истәлекле вакыйгасы — ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы. Ел саен Республика көнендә Илбашы лауреатларны тәбрикли. Быел да кояшлы көндә, Казанның Г.Камал...

Габдулла Тукай урамында – «Бөек Тукай бәйрәме!»

  Даны барның җирдә җыры була. Бәйрәмнәре булыр мәңгегә. Без бәхетле, без шагыйрьле халык Без Тукайлы халык мәңгегә. Тарих бик күп исемнәрне белә, Бөек шәхесләргә дөнья бай. Сәнгать дөньясында маяк булып Мәңге яши, яшәр ул...

Бакыр Кәҗә белән Cарык, Су анасы һәм Шүрәле

  2011 елның 26 августында Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда чүкү сәнгате остасы — Александр Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Республикабызның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче нәкыш остасының күргәзмәсе Тукайның әдәби музеенда...

Тукайга багышланган урам бәйрәме

2011 елның 23 августында Татарстанның Саба районы Татар Икшермәсе авылының Г.Тукай исемен йөрткән урамында, шагыйрь Г.Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан «Без Тукайлы халык!» исемле концерт оештырылды. Бу чарада Г.Тукайның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды. Бу...