ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Тукай әсәрләре олы сәхнәдә

Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында 19 апрель көнне “Тукайга багышлау” дигән зур концерт программасы тәкъдим ителә. Филармония әһелләре тарафыннан әзерләнгән җыр-моң тамаша бөек шагыйребезнең иҗатына багышлана. Концерт программасында Габдулла Тукайның сүзләренә...

Мәскәүнең Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачак

2012 елның 26 апрелендә Мәскәү шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме узачак. Әлеге бәйрәм узган ел Мәскәүнең Новокузнецк урамында куелган Тукай һәйкәле янында оештырылачак. Билгеле булганча, биредә һәйкәл шагыйрьнең туган көнендә...

Истанбулда Тукайга багышланган бәйрәм узды

  2012 елның 14 апрелендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Ул Татарстан Республикасының Төркиядәге Вәкиллеге һәм Истанбулның Идел–Урал татарлары мәдәни җәмгыяте тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы...

Казанда Тукайны искә алдылар

1913 елның 15 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый. Һәр ел шулай 15 апрельдә татар җәмәгатьчелеге Казанның Татар зиратына килеп, Тукай каберенә чәчәк бәйләмнәре сала. Быел апрельнең бу көнендә татар башкаласы күгендә...

Тукай музеенда 2012 елгы Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу узды

  2012 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 12 кеше һәм бер иҗади төркем тәкъдим ителде. Республиканың мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле премиясенә лаек булган шәхесләр традиция буенча 26 апрельдә – бөек татар...

Казанда Габдулла Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесе финалы узачак

2012 елның 16–21 апрель көннәрендә Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесенең финал турлары узачак. Билгеле булганча, әлеге бәйге беренче тапкыр узган 2011 елда оештырылган иде. Ул чакта мәктәп...

Тукай музеенда – Төп нөсхә көне

2012 елның 13 апрелендә Казанның Г.Тукай музеенда Төп нөсхә көне узачак. Бу көнне Габдулла Тукайның Татарстан Милли музее һәм Татарстан Милли архивы фондларында сакланучы шәхси әйберләре киң катлам халык игътибарына тәкъдим ителә. Мәсәлән, Татарстан Милли...

Кызыл Байракта Тукай айлыгы уза

  Татарстанның Югары Ослан муниципаль районы Кызыл Байрак авыл китапханәсендә “Тукай безнең белән” дип исемләнгән әдәби айлык башланды. Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә төрле мәдәни чаралар, шагыйрь тормышы һәм иҗаты буенча викторина,...

Апрель – Тукай ае

Ел саен апрель аен татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Габдулла Тукайга багышлый. 13 апрельдә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда төп нөсхә көне оештырылачак. “Ядкәрләрдә – Тукай рухы” исемле әлеге чарада Татарстан Милли музее, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият...

«Тукай әлифбасы» күргәзмәсе 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

  Мәскәү шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлап оештырылган “Габдулла Тукай әлифбасы” исемле (“Азбука Габдуллы Тукая”) Халыкара күргәзмә 2012 елның 29 апреленә кадәр дәвам итәчәк. А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Мусейдон” Балалар һәм...