Яңалыклар
Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә рәссам, Г.Тукай премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаев (1951-2022) истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды.
23 сентябрьдә РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырчы, опера режиссеры Нияз Даутовның (1913-1986) тууына 110 ел тула.
8 сентябрьдә Казанның Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачылачак, анда шәһәрнең 1нче һәм 7нче Балалар сәнгать мәктәпләре укучылары иҗат иткән сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 2023 елда Татарстанда игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм...
30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанның Мәрҗани урамында үткәрелгән «Милли кием» бәйрәм программасында «Тукай Казанга кайтты…» спектакле күрсәтелде.
23 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән ачылып китте.
2023 елның 14 августында композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгарига 70 яшь тула.
4 августта Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинга 80 яшь тула.
«Татаркино» дәүләт оешмасы Татарстанда төшерелгән 40тан артык фильмын интернетка урнаштырды. Хәзер аларны оешманың рәсми сайтындагы «Онлайн кинотеатр» сәхифәсенә һәм YouTube каналында карап була.
Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбияты мөгаллиме булып эшләүче Казан шагыйре Лилия Газизова (Жанти) «Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләрдәге лирикасы: тарих һәм поэтика» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
30 август – Татарстан Республикасы көнендә Казанда халык өчен бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Бу көнне Иске Татар бистәсендә режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты…» авторлык спектале күрсәтеләчәк.