Яңалыклар
25-27 августта Татарстанның Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинары узачак.
1 августта Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948-2020) тууына 75 ел тула. 29 августта Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрьнең иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты узачак.
23-25 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Һәр ел үткәрелә торган вакыйгалар программасы 23 августта татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланачак.
17 августта Санкт-Петербургта «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты – зыялылар ярышы узачак. Анда Мордовиянең Ләмберә районы, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Татарстанның Арча, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары командалары катнашачак.
2023 елда язучы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Диас Вәлиевнең (1938-2010) тууына 85 ел тулды.
Казан Кремле ишегалдында «Күпкырлы Тукай» шигъри-хореографик перформансы тәкъдим ителә.
26 майда Әстерхан шәһәренә килгән Татарстан делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. 27 майда Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Три Протока – Җәмәле татар авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.
Шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) 140 еллыгына Татарстанның Арча районы Кырлай авылында шагыйрьнең әдәби-мемориаль музей комплексында ремонт узар, юллар төзекләндерелер, Ия елгасы чистартылыр дип көтелә. Музей директоры Дамир Абдуллин эш планнары белән таныштырды.
КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Яңа китап киң җәмәгатьчелеккә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары»...
2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов һәм шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.