ТАТ РУС ENG

Тукай даирәсе

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Күләгәдә калган шәхес: Камил Мотыйгый

Камил Мотыйгый минем күз алдыма милли азатлык һәм хөррият көннәре килеренә өметләнеп яшәгән татар милләтенең тәүге матбугат карлыгачы булып баса. XX гасыр башында аның исеме зыялы татарлар арасында бик тиз тарала. Баштарак ул мондый абруйга...

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Милләт хадименең көрәш юллары: Йосыф Акчура

Йосыф Акчура (1876 — 1935) бик катлаулы шәхес. Яшьли берничә мәртәбә аңа зиндан-төрмәләрдә дә утырырга туры килгән. Шул ук вакытта абруйлы парламентларга депутат булып та сайланган. Мәгәр бер сыйфаты аның һич үзгәрмәгән — кече яшьтән...

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Онытылган якын исем: Габделбари Баттал

Соңгы еллардагы сәяси үзгәрешләр мәдәниятебезне яңадан-яңа исемнәргә баетты. Сиксәненче елларда гына әле иҗатларын түгел, исемнәрен телгә алу да тыелган шәхесләрдән, «явыз милләтче», «буржуаз тарихчы» ише кара тамга йөртүчеләрдән бер төркем зыялыларыбызның кыйммәтле мираслары бүген халкыбызга...

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Дәрдмәнд гомеренең соңгы айлары 

Узган гасыр башында Дәрдемәнднең тормышка фәлсәфи карашын чагылдырган бик тә гыйбрәтле бер шигыре бар: Гасырлар кичте китте… кичте еллар! Нәбиләр, падишалар сөрде дәүран… Гомерләрдер, күчеп кәрван вә кәрван, Килеп кичте җиһаннан канча илләр… Исә җилләр,...

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Шагыйрь Дәрдемәнд

Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең үзенчәлекле иҗаты, шигърият өлкәсендә ирешкән биеклекләре хакында хәзер байтак хатирәләр, бәяләү мәкаләләре, фәнни хезмәтләр дөнья күрде. Замандашларыннан иң беренче булып аның иҗатына икенче бер классик әдибебез Галимҗан Ибраһимов бик югары бәя биргән иде....

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Рәмиевләр матбагасы

Татар әдәбиятында бертуган Рәмиевләр — Закир белән Шакирның матбагачылык эшчәнлеге беркадәр яктыртылды инде. Бигрәк тә алар тарафыннан 1906 елдан нәшер ителә башлаган «Вакыт» газетасы, 1908 елдан чыгарылып килгән «Шура» журналы турында байтак язылды. Боларның татарлар...

Лирон ХӘМИДУЛЛИН «Танылмыйдыр кеше тышыннан …»

Танылмыйдыр кеше гәрчәтышыннан, Танып була аны кылган эшеннән. Һәр милләтнең уңай сыйфатларын, мәдәни һәм гыйльми үсеш дәрәҗәсен билгеләүче күренекле шәхесләре була. Алар шул халыкның тәрәккыятенә билгеле бер дәвердә нәтиҗәле йогынты  ясыйлар,  халык  яшәешенә  рухи  көч-куәт ...

Вахит ХАКОВ Ш.Бабич шигърияте — гүзәллек үрнәге

XX гасыр башы зур үзгәрешләр һәм тел тирәсендә барган көрәшнең иң кызган чоры булды. Халык азатлыгы һәм бәйсезлеге, татар мәдәниятенең үсеше өчен көрәш, киң колачлы революцион күтәрелеш телнең яңача, халыкчан юнәлештә үсүенә дә зур йогынты...

Вахит ХАКОВ Г.Коләхмәтовның әдәби телне үстерү өлкәсендә эшчәнлеге

Г.Коләхметов — XX йөз башында татар милли әдәби теленең нормалары ныгыган чорда иҗат иткән һәм әдәби телне халык сөйләменә якынайту юнәлешендә шактый эш башкарган әдипләрнең берсе. Аның иҗаты җәмгыятьтә кискен борылыш елларына һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга...

Вахит ХАКОВ Г.Ибраһимов — татар тел белемен һәм әдәби телне үстерүче

XX йөз башында әдәби телне демократлаштыруда һәм аны бердәм нормаларга китерүдә, башка язучылар белән беррәттән, Г.Ибраһимовның да лаеклы өлеше бар. Башка әдипләрдән аермалы буларак, Г.Ибраһимов үзенең эшчәнлеген төп ике юнәлештә алып бара. Беренчедән, ул, күренекле...