ТАТ РУС ENG

1906 ел

Шәһәремездәге зур тәмгылы муллаларә бер-ике сүз   

Без, җөмлә саф күңелле, һичбер кешегә сәбәпсез зарар уйламаучы мәхәллә кешеләре, бу арада бәгъзе тәмгылы муллаларның, байларга ярамак нияте илә нәфесләрен сузып, «Фикер» гәзитәсенең мөхәррире — кяфер һәм аның атасы Мотыйгулла хәзрәт тә — кяфер,...

Хакны белеп инкяр кылу

(* Дөресен белеп кире кагу.) Уральск шәһәренең 4 нче мәсҗед имамы Гайниҗамал хәзрәт «Баянел батыйль» гәзитәсенең 41 нче номерында качу хакында бик озын фәтвалар (Фәтва — бер   эшнең  дөреслеге   яки   дөрес   түгеллеге   турында кистереп әйтү.)...

Урамда   

Урамга чыктым. Карасам — ике кечкенә балага күзем төште: бу балалар берсен-берсе болай дип хурлашалар: Берсе: — Фатих — катык, Фатих — катык! Фатих б — к корсак! ырррый, ырррый… Ачуың киләме?! — ди. Икенчесе...

Гайниҗамал хәзрәтнең дәхи бер ялгачы

Укучыларымызга мәгълүмдер, күптән түгел генә безнең шәһәрнең имамнарыннан Гайниҗамал хәзрәтнең ялкаулыкка чакырган кыйссаларыны язган идек. Имде шулук хәзрәт дәхи бер ялган кыйссаны бер мәҗлестә сөйләп, мөридләренең агызларыннан сулар акыздыгыны язамыз. Сөйләгән сүзе бу: «Фикер» гәзитәсенең...

Уральск имамнарына ачык хат   

Хәзрәтләр! Заманы хазирдә (Заманы хазир — хәзерге заман.) мөмкин кадәренчә фитнә чыгармаска һәр каюмызга ваҗиб була (Ваҗиб булу — тиеш булу.) торып, сез, хөрмәтле имамнарымыз, ничөн «Фикер» газитәсе идарәсенә тел озатып йөрисез? Хәйрулла абзый багъчада...

Погром   

Лично-почетный потомственный гражданин — кәвеш тегүче Шәрәфетдин абзыйның өендә 5 нче июльдә бик зур голяма җәмгыяте (Голяма җәмгыяте — галимнәр җыелышы.) булды. Беләсең инде: һәркем үз тиңе вә үз шәриге берлән азаплана бит. Моның өенә...

Алай-болай   

I Мин Әхмәтҗан абзыйны ир ясадым. Теге, Сабир муллалар вә Садыйк муллаларны остабикәләре дип хөкем иттем, һәм бу мәкаләм беткәнче шул юл берлән барам. Шулай иттем, болай иттем итүен дә, сүзне ничек башларга кирәк? Хәер,...

***  («Пушкинский домда…»)

*** Пушкинский домда еш-еш митинглар булгалап тора, Бу митингтагы ораторлар (хатибләр) Уральск әһалисенә (Әһали – кешеләр, халык.)  вә Государственная думага мөтәгалликъ (Мөтәгалликъ — бәйләнешле.) файдалы хотбәләр (Хотбә — чыгыш, речь.) укыйлар. Шәһәремездә чат башы саен...

Сөаль

Гәзитәләрнең язганына караганда, зур хәвеф-хәтәрләргә сабыр итүче Куропаткин государственный банктан 2.650.000 тәнкә акча алган. Тагы да акча салучының үтенече буенча бу акчалар Куропаткинга саф алтыннан гына бирелгән. Куропаткин, сугышка киткәндә, ике вагон тулы тәре һәм...

Шәкерт илә надан ишан 

—    Тәкъсир (Тәкъсир — руханиларны олылап әйтә торган сүз.), сез…    сез әйтәсез:    без вәрәсәтеләнбия (Вәрәсәтеләнбия — пәйгамбәрләр варисы.) һәм шәһәриярлар (Шәһәрияр — патша, хөкемдар.) нәселе, дип,— дөрестме? —    Дөрест, без чәһарҗийәрләр* нәселе шул. (* «Чәһар»...