1909 ел
Мәктәптә бер баладан, аның холкын сынар өчен, хәлфәсе сорый: — Гайнетдингә сугыйммы? Бала: — Сук, — ди. — Закирга сугыйммы? Бала: — Сук, — ди. — Әхмәткә сугыйммы? Бала: — Сук, — ди. — Ә үзеңә сугыйммы? Бала: — Сукма инде, зинһар, хәлфә абзый!...
("Журнал-фарс"тан татарчалаштырылган) Хәдичә илә Шакир ирле-хатынлы икесе кычкырыштылар. Низагъ тозсызрак булган шурпадан гына чыккан иде. Шул арада болар бер-берсенең адресына үткен-үткен, тәмсез-тәмсез сүзләр җибәрешеп алдылар. Өрелделәр, кабарындылар да, соңра, инде бераз буран басылгач, әле суынып җитмәгән...
Шәкерт мулла булды — ну ашый инде ул! Мулла ишан булды — ну алдый инде ул! Татар баеды — ну хатын җыя инде ул! Тимершаһ каләм тотты — ну сүгенә инде ул! Бәшири мөнаҗәт язды...
Габделмалик бине Мәрван үзенә хәлифәлек дәрәҗәсе килү хәбәрен ишеткәндә, Коръән уку белән мәшгуль иде. Хәбәрне ишеткәч: «Ә, мин хәлифә булдыммыни? Алайса, и Коръән! сине актык тотуым, актык укуым булсын», — диде дә Коръән белән мәңгегә...
(Өзкерү мәүтакем билхәер*) Бер кыз: «Әй, җегетләр, җегетләр!» — диде дә үлде дә китте. «Милләт» гәзитәсе: «Нәдер бу, нәдер бу, нәдер бу?» — диде дә үлде дә китте, ди. «Азат» гәзитәсе: «Хифзыссыйхәт кирәк, сәламәт булырга...
(Русчадан) Матбагачы — матбугат эшен бәкъкаль кибетенә әйләндереп, файда күрүче. Мөрәттиб — бәйрәм булмаган көннәрдә матбагадан матбагага йөгерүче вә бәйрәм көннәрне сыраханәдән сыраханәгә йөгерүчедер. Мөхәррирләр — болар ике сыйныфка бүленәләр: бер сыйныфы мәшһүрләр, икенчесе шөһрәтсезләр....
Харис Фәхретдинев нәшер иткән, бер школьник язган мәнзум комедиядер. Мөндәриҗаты шуннан гыйбарәт: Мин урамга чыгам, Баганага сөялеп торам, Тамагымны да кырам. Ну, яман безнең заман, Яшьләр бозыла һаман. Куда конь с копытом, Мин дә кыстырдым...
19 июньдә җомга көн кич Панаевский бакчаның ябык театрында «Хуҗа һәм приказчик» нам пьеса тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, выставкага килгән мөсафирлар да күп булганга, халык бик күп иде. Театру сафыннан...
Бер милләтче, гәзитәдә Болгариянең тәмам истикълял игълан иткәнен укыгач вә кенәз Фердинандның Төркиядән аерылу шәрәфенә әллә кайчангы иске болгар ханнарының таҗын киеп төшкән рәсемен күргәч, гаять дәртләнде. Бөтен күңеле миллият хисе белән тулды. Аның күз...
Сәгъди абзый үтерә «Безнең заман»ны мактап. Ул әйтә: «Безнең заман» үзе яңа, мөхәррире яңа, нәшире яңа, тагы гыйлавә итәбез: матбагасы яңа, кәгазе яңа, хәтта шул китапны җыйган наборщикның сакалы яңа», — ди. Әлбәттә, «көлле җәдидин...