ТАТ РУС ENG

Иҗат

Баскыч

                Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч, Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч. Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә, Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә....

Күгәрчен

(Русчадан)   Бер урманда агач астында, яшьрен, Качып утыра иде мескин Күгәрчен. Якыннан шул вакытта узды Лачын,   Җәеп, селкеп канат атлы колачын. Эченнән сөйләде шунда Күгәрчен: «Бу Лачын нинди көчле кош, күрәмсең? Көче күп,...

Сибгатуллин

    Бер җегет, шәмдәй, буен катрып йөри, Алга дип, милләт, сине чакрып йөри; Белмисең, милләт, синең хаккың өчен Нинди җырлар ул җегет шапрып йөри. Ул синеңчөн, милләтем, атлып йөри, Армый-талмый, көн вә төн ватлып йөри;...

Иссез чәчәк

(Русчадан) Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, яңлыш Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.   Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? — Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң. *...

Танса

Танса таушы зал эчендә төн ката, Уйный оркестр: «Трим-там-там-та-та!» Барча кулларда чуар чүпләр тулы: Өч хатын почмакта конфетти сата. Бик хозур эшләр, халык хәйрәт итә, Мактый һәркем: «Әттә-тәттә-тәттә-тә!» Мактаган саен, идәндә сикрәләр — «Тып та...

Яшьләр

Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. Кичә якты вә милли бер күңелдән Бүген тычкан утыдай нур табылмас. Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән, Көмеш, алтын санәмнәргә табынмас? Тәти тапса сабый барган юлында, Йомыш...

Хасият

  Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, Ерактамы алар яйсә якында, Сөйлибез төрле сүзләр хакларында   Вә кайсысында ни хасләт — барын да. Итеп иснад аларга милек вә малны: «Фәлән милләт фәләнле һәм фәләнле». Дибез госманлылар тугърында:...

Үкенеч

    Электән белгәнем хәлдә кешенең Тышы яхшы, бозыклыгын эченең, Ничек соң мин адаштым изге юлны, Биреп мәлгунь, ходайсызларга кулны?! Нигә мин, алданып ялган көлүгә, Нифакъ иттем үземдәге голүгә?! Нигә булды зыя сөйгән азат баш Монафикълар...

Хале хазир

Белми үзсүзле мәрыиз и м л ә т дигән сүз кадрене, Аңламас беткән сәфил г ы й з з ә т дигән сүз кадрене. Белми хайваннар да и н с и я т дигән сүз...

Өмидсезлек

    Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире! Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдад кире. Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та әбәд, И кояш! Мәңгегә чыкма, бул кара тап, бат кире....