ТАТ РУС ENG

Иҗат

Казан хәбәрләре  

Мәшһүр философ Һади хәлфә Казык йолдызына барып кадалган, диләр. Ары тартып, бире тартып карый — һич чыгара алмый икән. Казык йолдызында агачлар әллә ничә ботаклы, берсе-берсеннән озын да, ди, кыска да, ди. Үсә дә, корый...

Яңа гәзитә вә журналлар һәм мәкаләләр

Исмәгыйль Гаспринский тагы да «Милләт» исемле бер гәзитә чыгарырга карар биргән. Әүвәлге номеры алдымыздагы рамазан бәйрәмендә чыгачак имеш. Бик яхшы! Фәкать, бер яктан, «Ха-ха-ха» гәзитәсе шикелле кыска гомерле вә, икенче тарафыннан, ике җәпле бер кармак...

Дәхи ниләр күрермез икән? 

Уфада чыга торган «Әлгаләмел ислами» гәзитәсенең әүвәлге мөхәррирләре, чыгып, язудан туктадылар. Бу җәһәттән «Әлгаләмел ислами» бетте дисәк тә ярый. Мәсәлән, бер кибет банкрот булгач, икенче кеше ул кибетне алып, фирмасын әүвәлге көенчә калдырадыр. Шуның шикелле,...

Уральскидә җәмгыяте хәйрия башлануы

Хәерле булсын җәмгыяте хәйрия. Бу җәмгыять шәһәремездә улан миллән угылларыны голүм вә мәгариф үгрәтеп, тәрәкъкый иттермәйә насыйб булсын, шулай булсын, амин, амин! Уральскидә җәмгыяте хәйрия башланадыр. Бу башлауларны башка шәһәр халыклары җиңел генә булган дип...

Чит мәмләкәт хәбәрләре

Т ө р к и я Солтан Габделхәмит авырый. Авыруы көннән-көн көчләнеп, артып торадыр. Габделхәмитнең бу авыруы бу көнге авыру гына түгелдер. Ул Государственный дума (Мәҗлес мәбгусан)ны каплаган, Мидхәт вә Мәхмүт пашаларны үтерткән көннән бирле...

Игълан

1907 нче сәнә өчен айлык рәсемле, кызыклы, көлкеле, гыйбрәтле, мәгънәле, яңа «Уклар» журналының мөштәри дәфтәре ачылды. Һәркем үзенең сурәтен көзгедә күргән шикелле күрәсе килсә, бу журналга карасын. Ләкин авызы кыйшык кешенең авызын туры күрсәтмәгән өчен...

[Төрле хәбәрләр] 

Бу сәнә «Фикер» гәзитәсенә һәм «Уклар» вә «Әлгасрел җәдит» журналларына 1907 нче сәнәсе өчен октябрь башыннан язмайа башладылар. Октябрь башыннан бирле яңа алучыларымыз 1.500 гә җитте. Буны иске мөштәриләремез гайрәтилә дәляләт итүләре дип уйлыймыз. Шуның...

Бик кыйбат  

Средиземный диңгезнең (Средиземный диңгез — Урта диңгез.) якасында, Франция берлә Италия арасында, кечкенә генә, бер учлык кына бер мәмләкәт (падишаһлык) бар. Бу мәмләкәтнең исеме Монакодыр. Бу мәмләкәтнең халкы 7 мең җаннан гыйбарәт бер олугърак авыл...

Уральск хәбәрләре (1)

Уральскидә мәшһүр Мортаза бай, «карак башында ут яна» мәкале кабиленнән, «Фикер» гәзитәсенен үткән номерында басылган «Сырой егет» фельетонын үз муенына алып, моны Нурәхмәт хәлфәдән күрә имеш. Шуның өчен без бу урында Мортаза байга тәнбиһ кыйламыз:...

Дәхи бер фетнә

Духовное собраниедән Уральскинең 3 нче мәсҗед вәкыфләре хосусында отчет сорап бирергә хәзерләнгән гарзыхальләргә кул куйгучылар җөмләсеннән Әхмәтшаһ Сираҗетдинев, Нурәхмәт Һидиятуллин, Фәтхетдин Рәхмәтуллин (тамак аркасында булырга кирәк) «Уральский листок» гәзитәсендә; «Без ул морадтан кайттык. Шәригатьтә вәкыфне...