ТАТ РУС ENG

1909

Булмый

Кара карга вә «бөлгән бай» юып асла бәяз булмый, Вә һәр бер көлтәбаш чын таңчы һәм асла Гаяз булмый.   Асла бәяз булмый– беркайчан да ак булмый. («Булмый». «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель)...

Әнә–менә

Әнә чүлмәк: аңар катык тутырган, Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган. Әнә карга: мәчет өстенә кунган, Менә шәкерт: указлы мулла булган. Әнә чеп–чи бәрәңге кәлҗемәсе, Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе. («Әнә-менә». — «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан...

Кәҗә белән Сарык хикәясе

    Борын заман бер Ир белән Хатын торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, — Болар булган берсеннән дә берсе арык. Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! — Үзең...

Кярханәдә

Көндез эш, кичен эш, Бер минут юк тыныч, Аждаһа-машина! — Карарга куркыныч. Җәһәннәмдәй эссе Кайнаган җиз, бакыр. Эшлидер, тик эшли Эшче мескин, факыр. Аргайгандыр үзе, Саргайгандыр йөзе; Бөкрәйгәндер биле, Нурсызланган күзе. Ул төтен, ул төтен!...

Арба, Чана, Ат

Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана; Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана. Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен: Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын». «Әмма соң бу кыш...

Эш беткәч уйнарга ярый

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу...

Мәктәптә

    Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый, Менә ак тун киеп инде күңелсез кыш килә башлый. Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән, Вә көньякның вакытча безгә килгән кошлары киткән. Урамнарда күңелсезлек, авылда сизлә бер...

Бала белән Күбәләк

Б а л а: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? К ү б ә л ә к: Мин...

Бәхетле бала

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, Бәхетсезләрне...

Бишек җыруы

Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тыршып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу. Йокла, угълым, йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең. Әлли-бәлли көйләрем, Хикәятләр сөйләрем; Сиңа теләк теләрем,...