ТАТ РУС ENG

1909

Кошчык

            Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым, Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым. Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шул вакыт күрдем: Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем. Күзем берлән озаттым: кошчыгым...

Кышкы кич

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, — Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез...

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да. Ачыксалар Карлыгачның балалары,...

Сабыйга

        Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул. Һич өрәк, албасты булган сәхралар,...

Кошларга

    Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым. Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын; Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә...

Кышка бер сүз

    Кит әле син, аксакал кыш! Күр, әнә таудан туры Тәгәридер ул матур кыз — язның алтын фәйтуны. Тиз югал, и Кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың, Барыбер, күрсәң, качарсың, язны —...

Җир йокысы

Кырга ак кардан Юрган ябылган;   Җир язга чаклы Уйкуга талган. Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә, — Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә. Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызлып Аткан таңнары; Урман шаулавы, Кошлар сайравы, Күкләр...

Ай һәм Кояш

Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора. Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен...

Уянмас йокы

                     Фатима күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем: — Әнкәем, бу кем? — диеп сорды, кочаклап әнкәсен. Әнкәсе бирде җавап: — Әүвәлге угълым бу минем, Дөньяда юк ул хәзердә — бер туган абзаң синең. — Әнкәй,...

Бабай

Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе. Яңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау, Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе. Җитеп килә инде аның җитмеш яше, Җем-җем итә җитен...