Шигырьләр
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»*, Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән; Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән: Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм...
(Кыйтга) Күп сөйләндем. Яхшы инде, мөнәкъкыйдләр сүкмәсә, Берсе барлык язганымны читкә себреп түкмәсә. Ул кавемнән булмыйдыр тәхрирчедән һичкем тыныч, Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч: Җил тегермәнен күрә дә:...
Булса ялган, тик кәгазьләрдән ясалган бер чәчәк, — Билгеле, үз өстенә яңгыр явардан куркачак. Чөнки яңгырда җебеп беткәч вә киткәч төсләре, Һичберәүнең чәчәккә инде китмәс исләре. Куркъмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк, Чөнки ул...
Мин: «Мәхәббәтсез», — дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә: Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә. Тугъры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның: Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек һәр ягын. Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы; Шундый...
1 Кай заманда, кайсы телдә булса да мәзкүр Казан, Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл — Кабан. Бу шәһәрне һәм бу күлне җырлыйдыр милләт теле Бик яратып, әллә инде иске шөһрәт аркылы....
И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби, Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби. Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп, Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп. Нур ала синнән бөтен як: Чистапул, Спас, Тәтеш...
Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары. Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм: Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары. Өсттә бу...
Дин хәзер — иске, аварга торгучы чергән дивар, Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң — авар. Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар, Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар! * Ник агай мәсҗед эчендә...
(Русчадан) Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгрешә, Кычкыралар: «Җиргә, – дип, – алтын төшә! алтын төшә!» — Шауламагыз, и балалар! Без җыярбыз барчасын, Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын. Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы...
Җилбер-җилбер йөрмәс идем, Җил тавышын сизмәсәм; Өзлеп такмак әйтмәс идем, Үз халкымны сөймәсәм. Кәйфе бик киткән урыс әйтсә әгәр: «Ыжжжид!» — дисә, Кәйфе бик киткән үрәтник: «Ах, ты, пес мужжжжик!» — дисә, Кәйфе киткән ихтилалчы:...