Шигырьләр
* * * Уңга да мин әйләнәм, сулга да мин әйләнәм; Бай алдында җәдит күрсәм, «Син кяфер» дип бәйләнәм. («*** («Уңга да мин әйләнәм, сулга да мин әйләнәм…»)». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 23 нче...
1 Әгәр булса «сөю» ләфзы кочаклау куллар арганчы, Үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы, — Гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә; Сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә. Кешеләрчә...
«Ямьле кичтә күл буенда ултырам. Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята». — Бай абый! Бирче хәер! бик ач торам, — Йөз чытып, бай бер тишек акча ата. «Күк йөзендә нурлы ак йолдызлары...
* * * И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа: борның кылыч; Гыйльмилә хикмәт базарында синең урның кылыч. Гыйльмилә хикмәт (гыйлем илә хикмәт) — гыйлем белән сүз сөйләү осталыгы. (*** («И төрек, иң...
Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана. Яктыра кала. Урамнар, Кырлар, якын урманнар, Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар. Торды халык, уянды: Шау-шу һәрбер төшләрдә; Көтү-көтү менмәктә Күккә җитез...
(Плещеевтән) Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад. Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба, «Уйнады» дип...
(Пушкиннән) Исәр җил! Көчлесең, син бик батырсың, Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың. Бик иркенләп исәсең җир йөзендә, Котыртып болгатасың диңгезен дә. Көтү төсле болытларны куасың, Теләрсәң кайсы якларга борасың. Иреклесең: исәсең дә исәсең, Тузан, кар туздырып юллар...
Язасылай сүземне язалмыйм, Ни булдикән минем каләмгә? Язам, диеп кенә утырсам да, Вакътым гына китә әрәмгә! Булдикән — булды икән. («Сакмар суы» көенә. — «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган. Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре»...
*** Кушмый ишан хилкасендә Бик мактыйлар шуларны: Прахут Мәхүб, Чаршау Биби, Гыйлаҗ абзаң Сәрвәри. Хилка — түгәрәк, төркем. («*** («Кушмый ишан хилкасендә…»)». – «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 19 нчы санында (15 декабрь) рәсем-карикатура...
Бул кеше: байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп, Алты еллык образованьеңне йөрмә селкетеп! Хәмрен (хәмерен) — аракысын. Образованье (образование) — белем. («…га («Бул кеше…»)». — Тукай үлгәч, кулъязмалары арасыннан табылып басыла башлаган. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче...