Шигырьләр
И көләч йөзле малай, йөргән малай яланаяк! Бер дә тыштан кермичә уйнап йөрүче шартаяк! Чәкмәшәңне куй да бер якка, йөгер, кил каршыма! Шартаяктан да күңеллерәк бер әйбер бар сиңа. Мөкаддимә (мөкаддәмә) — сүз башы, кереш...
(Аз гынасы русчадан) Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,...
Күрәм кайчакта: җанкәмнең яңагына чебен кунган, — Йөри бит шатланып шунда, үзенчә әллә кем булган! Карыйм да мин, бәхетсез, шул чебеннең бәхтене көнлим: Ходаем, ни сәбәптән булмадым соң шул чебен мин! дим. ...
(Көнлек дәфтәремнән) Тапдисәм мәүзугъ, язарга аптырыйм: Кай төшеннән мин моны, дим, ләктерим? Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, Йә бөек сәд — юк менәргә баскычым. Йә кимә ул — юк янымда ишкәгем, Шул рәвеш эчтә...
Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә, — Ул, шулайтеп, халәте рухын яшермәкче була. Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын; Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын! Ул шаярганда, кисәктән, керсә...
Сөйгәнеңне мин кочам, дип, дошманым көлгән була; Белми: җанаш кайгысы һәр кич кочагымда куна. («Төрекчәдән («Сөйгәнеңне мин кочам…»)». — «Әлислах»ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909)...
(«Бакырган»нан) Татар бае — бөлгүче, Төрмәләргә кергүче; Гомер буе ни кыйлган — Шунда мәгълүм булгучы. Бай чагында көлгүче, Гайбен-нисен күргүче; Табылмыйдыр мескинне Тугъры юлга сөргүче. Бай ул ялгышмый, диләр, Һәр...
Бик күңелсез бер начар журнал — гомер, Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер. Мал ирер — «Мал, байлык тәшкил итәр» мәгънәсендә. («Гомер хакында». — «Яшен»нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән...
Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар, Сирәк ләкин, дөрест әйтсәм, кешелекле хәялылар. Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: «Оялгандыр» димә яңлыш, «җибәргәндер» дисәң, — әүля! Бәгъзе — кайбер. Хәялы – ояты, вөҗданы булган...
(«Зиләйлүк» көенә) Сөялгәнсең чатта баганага, Яфрак төсле сары йөзләрең; Кызганмыйча күңлем чыдый алмый: Бигрәк моңлы карый күзләрең. Атылган кош, адаштырган эттәй, Үткәннәргә мәэюс карыйсың; Күрәм, ике ирнең селкенәдер: Кайсы татар баен...