ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

«Мөхәммәдия»дән

Диде Камил ки, йа Сәйдәш, оныттым, Яңылдым юлый, яңлыш юла киттем. Билем гаҗиз синең судлашуыңнан, Хиҗаб каршысына ут ачуыңнан. Хәзер көлмим синең сәйдәшлегеңнән, Электә булса — булган яшьлегемнән. Хәзер хаклыйм «Бәянелхак»ларыңны, Тәмамилә аңа мөлхакларыңны. Камил...

Кулың

Чын бәхетледер кулың тоткан колың; Гайне кодсият вә гыйффәттер кулың. Ялтырыйдыр санки нурдан бер балык, — Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулың. Терлә хәсрәттән агуланган күңел; И матур кыз! Зәһрә тирьякътыр кулың. Яшь күңелне тотса ычкындырмый...

Тешләре ямьсез матурга

«Әйләнәмдә яшь егетләр әйләнә дә әйләнә; Мин яратсын дип, үзенчә һәрбере ыспайлана; Нишлим инде, аптырадым», — дип шикайәт әйләдең; Мактануга охшатып, бер көн хикайәт әйләдең. Ул егетләрне качырмак? — бик уңайдыр ул сиңа; Күрсәтимче мин,...

Җавап

Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул, Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек! Телләрең сузган буласың,— җитми, җитми, кит күчеп. Кит...

Тормыш

Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми; Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми? Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас-туктамастан. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, Көрәшкәнне җиңалмый ул каберсез. Көрәшмәк куркыныч: күп хәлләре...

Кызык гыйшык

Тирләп, эссе көндә койнырга теләп, Бер кеше салкын су алды бер чиләк. Өст-башын салган; вәләкин шикләнә Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә. Бер куя җиргә чиләкне, бер тота; Нишләсен мискин — суык су куркыта. Күп азаптан...

Карга

Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар. Карга, мескин, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да «кар»!   («Карга». — «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма....

Мияубикә

Йокы Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә; Төштә дә тычкан, күсе халкы белән ул эш күрә. Бер күсе йөгрә, имеш тә, бу куган төсле була Һәм куып җиткән дә муйныннан буган төсле була....

…га («Шома тормыш юлында…»)

Шома тормыш юлында гизгәнеңдә яңлышып тайсаң, Йөзеңнең дәфтәренә син хатаән кер вә тап салсаң, «Кабахәт», «бәдбәхет», «җүнсез» кеби күп ямьсез ат алсаң, Сине ташлап бөтен дөнья, үзең ялгыз фәкать калсаң, — Белеп тор: мин чыгармын...

*** («Төркия янгын эчендә…»)

*** Төркия янгын эчендә: монда ут һәм анда ут; Анда дерзиләр кабынган, монда сүнсә — арнаут. («*** («Төркия  янгын эчендә: монда ут һәм анда ут…»)». «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 20 нче (1 гыйнвар) санында имзасыз басылган. Беренче...