ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

Яхшы хәбәрләр

Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый (Әллә белмичә сорый, әллә шаярыпмы юри): «Ни сәбәп, уклар кеби, без берьюлы күктән төшеп, Бу тәрәзәгә килеп тә бәреләбез шып та шып?» Бу сөаленә җавапта иптәше әйтә моңар:   ...

Ата илә Бала

(Кара такта янында)   Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше; Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич — кеше...

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

 I Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә, Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә. Алдымызда ат кәмитен күрәлем Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем. Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр, Һич моның тик бери тәкый юк торыр. Хак Тәгалә...

Бәйрәм бүген!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем,...

Төлке һәм йөзем җимеше

(Крыловтан) Ниһаять карыны ачкач, Төлке дуст бер бакчага керде; Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде. Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыль, якуттай; Боларга хәйләкәр ач Төлкенең күзләр яна уттай. Йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый; Күрә...

Мәхәббәт

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?   Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —       Парә-парә...

Йокы

(Сәгыйть Рәмиевтән үзгәртелде)   Безне адәм иткән йокы,   Адәмне алга илткән йокы, Илтеп күккә җиткән йокы, — Йокы, йокы, йокы. Юлымызны хак иткән йокы, Йөземезне ак иткән йокы, Үземезне багъ иткән йокы, — Йокы,...

Улмы? — Ул…

Ул зыялыдыр, беләмсез: мәгърифәт, хикмәт сата; Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә — ак яка. Шәп сикергечтер үзе, нәкъ тастымалы тансаның; Ул аяклар, мин сиңайтим, «траттата да траттата!» Бер тарафтан бер гәзит тулган аның статьясы,...

Шатлык вә хәсрәт

(Плещеевтән) Болытлап көн, яшен яшьнәп, каты күк күкрәгәннән соң, Тонык, шыксыз һава, күзне ачалмаслык бураннан соң, — Ачылды бер заманны күк йөзе: инде болыт китте; Күңелгә шул вакыт бертөрле рәхәтлек тулып китте. Озаккамы вәләкин бу?.....

Киңәш («Якын дустым…)

           Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән, Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән: Кешеләр үзләрен анчак...