ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

Авыл җырлары (икенче көлтә)

 (Икенче көлтә) Алтын йөзек фирисә, арасыннан җил исә; Татар бае хаҗга киткән, шартлый мәллә югыйсә? Атланмайны бик яратам: әнкәй атлый шул аны; Татар хатыны азмыйдыр: чапан каплый шул аны. Үсә, пешә, тәмле була алмагачның алмасы;...

Авыл җырлары (беренче көлтә)

(Беренче көлтә) Җанкай, сачең бер көлтә, җиккән атны өркетә; Баязитов «Нур» гәзитен ничек язып өлгертә? Җомры тояк тайларда, матур кызлар байларда; «Әхбар» тәэмин иткән байлар йөри икән кайларда? Талдин тартма ясадым, тар буласын белмәдем;  «Әхбар»...

Мулланың зары

 («Мелла Насреддин»нән) И Ходаем! бәндәңә әүвәлдә хөрмәт бар иде; Бер заманнар чалмалыга кадер-гыйззәт бар иде. Кайда аусам мин, халык шул якны куәтләр иде; Җир йөзе җәннәт иде: дәүләт вә нигъмәт бар иде. Сүз дәшүче юк...

Бер рәсемгә

Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына; Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына. Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш? Күр Ходайның кодрәтенә, — бер күзең сал башына. И кояш! ямьсезлегеңнән...

Кемнән ярдәм эзләргә?

(Майковтан тәрҗемә) Миңа дустлар, танышлар һәм белешләр Хисапсыз бирделәр яхшы киңәшләр. Диделәр: «Без сина ярдәм итәрбез, Бераз сабрит, мәдәткә — без җитәрбез!» Диделәр: «Куркъма син һич без барында, Кирәк чакта төгәлләрбез барын да!» Ышанмаслык түгел...

*** («Руслар эш күрәләр…»)

  *** Руслар эш күрәләр, Мөселманнар төш күрәләр.   («*** («Руслар эш күрәләр…»)». —  «Яшен»нең 1908 елгы 1 август (3 нче) саны тышлыгында рәсем астында имзасыз басылган. Рәсемдә шәһәр Думасына сайланган гласныйлар тезелешеп утырганнар, фикер...

Ысулы кадимче

 I          Мәгәр көннәрдә бер көн, әмре трахтир, Утырмыштым ки бер пивнойда сирра. Кулымны селтәдем фани җиһаннан, Агызда папирос, алдымда сырра. Трахтирларның ул гашыйкларыннан Тезелделәр килеп катыма торра. Диделәр: «Кем, ничөн тик ултырасың? Давай...

Тотса мәскәүләр якаң!

      Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң? Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң? Сыгъмаз ирдең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып; Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң. «Типтереп» йөрдең тәтәйләрдә, театрны сүгеп;...

«Яшен» журналы хакында

Ялтырый милли болытларның арасыннан «Яшен»; Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр — яшьнәсен ул, яшьнәсен. Юл табар золмәттә калганнар — төшерсен шәүләсен; Таш йөрәкләр һәм яшен күргәч укыр «ляхәүлә»сен. Золмәттә — караңгылыкта, изелү астында. “Ляхәүлә” — курыкканда укый...

Күк сыер

          I Башка хайваннар кеби, ушбу җиһанда күп сыер: Бар агы, бардыр карасы, әмма бармы күк сыер? Билгеле инде, сыер һич андый төстә булмый ул; Юк-югын; юк булса да, безнең тарафта булды ул. Бар иде...