ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Фото: sptatar.com

Тәлгат Галиуллинга халык язучысы исеме бирелде

30 октябрьдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әдәбият галиме, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинга 85 яшь тулу уңаеннан «Гомер тәлгәшләре» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Казанның Г.Тукай әдәби музеенда язучы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» (1984-1988 елларда басылган) романына багышлап, Фәттаховлар гаиләсенең кияве – рәссам Руслан Ибраһимов иҗат иткән картиналар күргәзмәсе оештырылды. Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ» МА

Нурихан Фәттахка багышланган кичәдә рәсем күргәзмәсе ачылды

25 октябрьдә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның (1928-2004) тууына 95 ел тулуга багышлаган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу уңайдан музейда язучының «Сызгыра торган уклар» (беренче тапкыр 1970нче елларда басылган)...

Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ» МА

Шагыйрьнең юбилеена Тукаевлар музей-йорты ремонтланачак

Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылындагы  Тукаевлар музей-йортына капиталь ремонт ясалачак. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәгълүматлары буенча, экспертлар төзекләндерү эшләрен үткәрүгә уңай бәяләмә биргән.