Яңалыклар
Габдулла Тукайның 1909 елда язылган «Туган тел» шигыренә Казанда һәйкәл куелачагы игълан ителгән иде. Шул һәйкәлнең эскизы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә.
Шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган сәнгатьле укучылар халыкара бәйгесе ТР Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Татарстанның Театр әһелләре берлеге тарафыннан 2011 елдан үткәрелә. 2016 елда ул халыкара статус алды.
22 һәм 29 мартта Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Карга боткасы» бәйрәме оештырылачак.
Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәренең Мәдәният сараенда төрки иҗат коллективларын җитәкләгән Гөлнара Нәҗимова шәһәр үзәгендәге Тукай һәйкәле тирәсен кардан чистарткан.
Ижевскида Габдулла Тукайның туган көненә һәм шагыйрь Риза Шәфинең тууына 100 ел тулуга багышланган төбәкара балалар әдәби-музыкаль бәйгесе игълан ителде.
Башкортстанның «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» иҗтимагый мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева Уфада Габдулла Тукай белән язучы һәм шагыйрь Мәҗит Гафури очрашуына багышланган һәйкәл куярга мөмкинлекләр эзләве турында хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессы танылган җырчы һәм гармунчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны 2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим иткән.
«Шигърият дөньясына сәяхәт» дип аталган бәйге Татарстанның Габдулла Тукай бүләге лауреаты, Ханс Кристиан Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы диплом иясе, халык шагыйре Роберт Миңнуллин (1948-2020) тууына 75 ел тулуга багышлана.
15 март көнне Казанның Габдулла Тукай әдәби музее белән музыкант, композитор һәм дирижер Ильяс Камал «Татар музыкасы: классиклар һәм замандашлар» дип аталган иҗади очрашу-концерт тәкъдим итәчәк.
Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге үтенече белән, Шәүкәт Гаделша кандидатурасын 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итә.