ТАТ РУС ENG

Иҗат

Зур бәшарәт!

(Рәхмәте илаһия гомуми*) Бәшарәт сезгә, и әһле Петербург! Шулай ук сезгә дә, әһле Нью-Йорк! Бәшарәт сезгә дә, и Берлин әһле! Шулай ук сезгә шатлык, Лондон әһле! Бәшарәт сезгә дә, карсак японнар! Бәшарәт сезгә, чиннәр һәм...

Кәҗә тугърысында

Бер заман йорт кошлары, хайваннары Хуҗаның каршына килделәр бары: — И Хуҗа, безгә ризык биргән Хуҗа! — Дип, сакалын селкетеп сөйли Кәҗә: — Үзеңә мәгълүм, сиңа мин сөт бирәм; Күп ашатсаң, аз да бирмим, күп...

Мәҗрух указ

Галәлгомья фикер йөртми бераз да, — Ук аткан төсле үрдәк яки казга, — Тисен бу дип Мөхәммәт хәзрәтенә, «Исабәт»ләп бер ук аттым Хиҗазга. Исабәт итмәде ләкин бераз да, Зарар бирмичә хаҗ, руза, намазга, Бераз әйләнде...

Нәсыйхәт

Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа, Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама. Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — Алланың колы; Кул суза, мескин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы. Күрмәгез бер яклы дип сез бу...

Татар мөхәрриренә

Яз, ни язсаң да, синең бар — язганыңның нашире; Ашлыгың үстисә — бир, тайярдыр аның гашире. Тик онытма: бер заман гүргә керер ялгыз башың; Һичберәү булмас яныңда: иптәшең һәм кардәшең. Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч...

Дәүре галәм

Йосыб китте сәяхәткә, Рәшит икенчеләп китте, Рәшитнең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте. Дәүре галәм — дөнья гизү, дөнья әйләнү. («Дәүре галәм». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «һөҗүвият» (һөҗүвият — сатира-юмор)...

Нумирга төшкән искеләр

Күрерсең син боларның йөргәнен һәрдәм коридорда: Йөриләр карт кәҗәдәй — үзләрен анлар саный зурга. Озын күлмәк лыпырдый, чалбары юк һәм изү чишкән… Сәгатьтән һәм дә ыштаннан да чылбыр салынып төшкән. Һәрдәм — һәрвакыт. («Номерга төшкән...

Исемдә

(Русчадан) Исемдә: курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар, Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар; Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне, Теләп яшерен генә рәхәт, сәгадәтле вакытларны; Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач, Илаһи бер тәләззездән...

Пәйгамбәр

(Лермонтовтан үзгәртелгән) Качан кем сайлады Тәңре мине бу хак пәйгамбәр, дип, Мине фазленә лаек күрде, фәрманым төгәлләр дип,— Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да Сөйләргә башладым хакны кешеләрнең күз алдында. Кирәк баймы, фәкыйрьме,...

Авыл җырлары (өченче көлтә)

Уйсу җиргә су җыела, шунда казлар коена; Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗре җуела. Японнар туп атмыйдыр, төтене җиргә ятмыйдыр; Ялган сүздер, ышанмагыз: «Сабах» сабын сатмыйдыр. Эш эшләтсәң заказ эшләт, файда юктыр пәдрәтдин; Дин гыйльменә...