ТАТ РУС ENG

Иҗат

Кулың

Чын бәхетледер кулың тоткан колың; Гайне кодсият вә гыйффәттер кулың. Ялтырыйдыр санки нурдан бер балык, — Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулың. Терлә хәсрәттән агуланган күңел; И матур кыз! Зәһрә тирьякътыр кулың. Яшь күңелне тотса ычкындырмый...

Тешләре ямьсез матурга

«Әйләнәмдә яшь егетләр әйләнә дә әйләнә; Мин яратсын дип, үзенчә һәрбере ыспайлана; Нишлим инде, аптырадым», — дип шикайәт әйләдең; Мактануга охшатып, бер көн хикайәт әйләдең. Ул егетләрне качырмак? — бик уңайдыр ул сиңа; Күрсәтимче мин,...

Җавап

Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул, Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек! Телләрең сузган буласың,— җитми, җитми, кит күчеп. Кит...

Тормыш

Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми; Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми? Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас-туктамастан. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, Көрәшкәнне җиңалмый ул каберсез. Көрәшмәк куркыныч: күп хәлләре...

Кызык гыйшык

Тирләп, эссе көндә койнырга теләп, Бер кеше салкын су алды бер чиләк. Өст-башын салган; вәләкин шикләнә Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә. Бер куя җиргә чиләкне, бер тота; Нишләсен мискин — суык су куркыта. Күп азаптан...

Тугъры җавап

Казанда «17нче октябрь союзы»ның члены Ахмакҗан абзый, — и, яңлыш ычкынды ла, — Әхмәтҗан абзый «Габдел хак» исемле гәзитендә* «Фикер»дә качмау хакында яздыгымыза каршы ачуланып, ни әйткәнене үзе дә аңламаенча, бер җавап язган иде. Бунларга...

Ялкаулык, яхуд Җиңел кәсеп

  Бер мулла яки ишан дисәм дә ярый, Казанский площадьтагы бер кибеткә керде. Моның әйләнәсенә вәгазь тыңлыймыз дипме, әллә иттифакый шулай туры килдеме, егерме-егерме биш башлап Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан абзыйлар җыелдылар. Мулла да, бер сүзгә мөнәсәбәт...

Сүз башы

«Уклар» журналының мәсләке мөселман карендәшләремезне укларымыз илә атып вә санчеп, тизрәк гафләт йокысыннан уйгату вә сикертеп торгызу булганлыгыннан, ушбу сүзләрне башта әйтмәклек мөнасиб күренде. И мөселман карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр. Гафләт йокысыннан башларымызны күтәреп...

Граф Лев Толстой җәнабләре язадыр

Уфа губернасында Ильяс исемле бер башкорт бар иде. Ильяс атасыннан бик зур байлык берлән калмаган иде. Ильясны өйләндергәч, бер елдан соңра атасы вафат итте. Ильясның шул вакыттагы милке 7 баш бия, 2 сыер һәм ике...

Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр милләтемез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгъдә безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди...