ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

*** («Хайлыйм, хайлыйм хайларга…»)

        * * * Хайлыйм, хайлыйм хайларга, без керештек байларга. Сторожлыкка ялландык Чәйдәш абзыкайларга. Яшенче дип әрлибез, доносчы дип хурлыйбыз; Проститутка Мәрьям белән парлап торып җырлыйбыз.   (*** («Хайлыйм, хайлыйм хайларга…»). — «Яшен»нең 1909 елгы...

Гласный

Качан ләкте мина бу язгы сайлауда гласныйлык, Югары мәртәбә килде — олугълык һәм дә важныйлык, Керештем әһле ислам файдасын саклар вә якларга, Яңа көч берлә башладым гырылдарга вә йокларга.   («Гласный». — «Яшен»нең 1909 елгы...

Минһаҗ

Таш ташыйлар. Анда Минһаҗ «Галия» нигзен сала. Туй ясыйлар. Монда Минһаҗ гаилә нигзен сала. Салыныр да, төпләнер дә, бик уңайдыр соңгысы; Шикләнәм мин әллә ник: булмас кеби әүвәлгесе. Галия — югары  уку йорты. («Минһаҗ». —...

Хәзерге өйләнүчеләр

  Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар: «Булыр безнең хатын булса йөзе айдай», — диләр анлар.   Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса, Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.   («Хәзерге ...

Ишан

Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган; Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш хайван!   («Ишан». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «Һөҗүвият» дигән гомуми баш астында имзасыз басылган, “Әдәбият»ка (1909)...

Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә

Юк, маташма, и каләм! — калсынчы — шундай юк белән; Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән. Ни эшең бар? Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр? Угърашып торма җиһанда иң түбән мәхлук белән! Та әзәлдән ул сәфилләр...

«Кисекбаш»ка гыйлавә

Рәт-рәт итеп гаскәрен куйгач тезеп Һәм дә җиткезгәч аякка торгызып, Шунда сәргаскяр үзенчә бер горур Берлә гаскәргә карап читтә торыр. Бу «Кисекбаш»ны язып, мин дә шулай Аз гына мәгърурланып тордым бугай.   Буш вакытта рәткә...

…гә (Ядкяр)

(Ядкяр) Шагыйрем!  Кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер; Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер. Белмәсеннәр — кайсы җирдән  агыла  бу  кодрәтең, Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең. Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен: Йә...

Булмаса

Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса? Наз итәр кемнәргә гөл — каршында былбыл булмаса? Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңлендәдер; Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса. Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа; Ул...

*** («Яшь бала ул нәрсә белсен…»)

              *   *    * Яшь бала ул нәрсә белсен — бер тиенгә ат ала; Нәкъ шулай безнең Шәһид — тәҗвид язып шөһрәт ала.   (*** («Яшь бала ул нәрсә белсен — бер тиенгә ат ала…»)....