ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Фото: © С.Камалетдинов /«Татар-информ»

Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган кичә булды

22 ноябрьдә Казанның  Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948-2020)  тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.

Фото: Tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәү өлкәсендә Ренат Ибраһимов каберенә истәлек ташы куелды

20 ноябрьдә РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның каберенә истәлек ташы куелды. Җырчы 2022 елның 14 маенда Мәскәүдә вафат булган иде. Ул Мәскәү өлкәсендәге (Мытищи шәһәре) Волково зиратының...


© Рамил Гали фотосы/«Татар-информ» МА

Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков вафат

2023 елның 9 ноябрендә Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Килдебәков вафат булды. Татарстан җитәкчелеге мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Фото: © Р.Гали /«Татар-информ»

Музейда Тукайның замандашы Әхмәтгәрәй Хәсәнине искә алалар

24 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның чордашлары, фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны – журналист, «Аң» (1912-1918) журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына...

15-11-2023-Sabir-Amutbaev-03-456x645

Режиссер Сабир Өметбаевны якташлары искә ала

2023 елның октябрендә Минзәлә шәһәрендәге татар театрына нигез салган режиссер, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаев (1908-1982) тууына 115 ел тулды.



Фото: muezerkalib.karelia.ru

Карелиядә Тукай шигырьләре яңгырады

Карелия Республикасының Муезерский районы Үзәк китапханәсенең Волома бистәсе китапханәсендә, 4 ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кичәдә татар әдәбияты турында сөйләделәр. Китапханәчеләр Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Фотода: Наил Дунаев (1937-2022) 2019 елның декабрендә Г.Камал театрында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә. © Владимир Васильев /«Татар-информ» МА фотоархивы

Зәй районында Наил Дунаевны якташлары искә алды

31 октябрьдә Татарстанның Зәй шәһәре «Энергетик» Мәдәният сараенда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай Дунаевны (1937-2022) искә алу кичәсе узды.