1908
(Крыловтан) Ниһаять карыны ачкач, Төлке дуст бер бакчага керде; Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде. Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыль, якуттай; Боларга хәйләкәр ач Төлкенең күзләр яна уттай. Йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый; Күрә...
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы? Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, — Парә-парә...
(Сәгыйть Рәмиевтән үзгәртелде) Безне адәм иткән йокы, Адәмне алга илткән йокы, Илтеп күккә җиткән йокы, — Йокы, йокы, йокы. Юлымызны хак иткән йокы, Йөземезне ак иткән йокы, Үземезне багъ иткән йокы, — Йокы,...
Ул зыялыдыр, беләмсез: мәгърифәт, хикмәт сата; Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә — ак яка. Шәп сикергечтер үзе, нәкъ тастымалы тансаның; Ул аяклар, мин сиңайтим, «траттата да траттата!» Бер тарафтан бер гәзит тулган аның статьясы,...
(Плещеевтән) Болытлап көн, яшен яшьнәп, каты күк күкрәгәннән соң, Тонык, шыксыз һава, күзне ачалмаслык бураннан соң, — Ачылды бер заманны күк йөзе: инде болыт китте; Күңелгә шул вакыт бертөрле рәхәтлек тулып китте. Озаккамы вәләкин бу?.....
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән, Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән: Кешеләр үзләрен анчак...
(Икенче көлтә) Алтын йөзек фирисә, арасыннан җил исә; Татар бае хаҗга киткән, шартлый мәллә югыйсә? Атланмайны бик яратам: әнкәй атлый шул аны; Татар хатыны азмыйдыр: чапан каплый шул аны. Үсә, пешә, тәмле була алмагачның алмасы;...
(Беренче көлтә) Җанкай, сачең бер көлтә, җиккән атны өркетә; Баязитов «Нур» гәзитен ничек язып өлгертә? Җомры тояк тайларда, матур кызлар байларда; «Әхбар» тәэмин иткән байлар йөри икән кайларда? Талдин тартма ясадым, тар буласын белмәдем; «Әхбар»...
(«Мелла Насреддин»нән) И Ходаем! бәндәңә әүвәлдә хөрмәт бар иде; Бер заманнар чалмалыга кадер-гыйззәт бар иде. Кайда аусам мин, халык шул якны куәтләр иде; Җир йөзе җәннәт иде: дәүләт вә нигъмәт бар иде. Сүз дәшүче юк...
Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына; Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына. Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш? Күр Ходайның кодрәтенә, — бер күзең сал башына. И кояш! ямьсезлегеңнән...