ТАТ РУС ENG

1908

Тормыш

Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми; Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми? Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас-туктамастан. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, Көрәшкәнне җиңалмый ул каберсез. Көрәшмәк куркыныч: күп хәлләре...

Кызык гыйшык

Тирләп, эссе көндә койнырга теләп, Бер кеше салкын су алды бер чиләк. Өст-башын салган; вәләкин шикләнә Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә. Бер куя җиргә чиләкне, бер тота; Нишләсен мискин — суык су куркыта. Күп азаптан...

Өмид

Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт; Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт! Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә, Дүрт ягым гыйсъян уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә. Бер бетү чокрында мин, юктыр...

Алдандым

  (Лермонтовка тәкълид) Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер; Без ераклаштык, ишет: син — син хәзер, мин — мин хәзер. Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел; Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел. Син...

…гә («Очраган юлда…»)

Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген; Ул шуңар да шатлана бит — чын җүләр түгел диген! Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи? Ул синең васфеңдә: «Ля шәркыйя, ля гарбия»,—ди! Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып, Ул...

…гә («Бай баласы бит…»)

Бай баласы бит: аны кимсетмә, яныңнан куып, Җилкәңә кул салса да, шактый озын баскыч куеп. Тот, җаным, тот, аумасын — түп итмәсен, тот баскычын; Шунда ядыңнан чыгарма кассаның да ачкычын!   Ядыңнан — исеңнән, хәтереңнән....

…га («Син дисең…»)

Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам; Барма, барма — син әрәм аңгар, әрәм! Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең, Җыр исә тыңларга күңелле, дисең. Син алай иткәнче, и кашың һилал! Бар да бер кош кибетеннән...

Шекспирдән («Китә рәхәт…»)

Китә рәхәт, «килә башлый» дигәнче; Яшен һәм юк була, «яшьни!» дигәнче.   («Шекспирдән («Китә рәхәт…»)». «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән «Шекспирдән дә бер сүз» исеме куелып басылган. «Габдулла Тукаев...

Үпкә

Әйа, дустлар, якын дустлар! Гаҗаиб нинди дустлар сез? Татарча әйтәм инде: дуст түгел, бәлки …лар сез. Әгәр шатлык, бәхет килсә — хәзерләрсез бүләргә сез; Әгәр ямьсез вакыт килсә — хәзер миннән көләргә сез. («Үпкә». «Әлислах»ның...

Саташкан

Яз башы. Бозлар китә, ләкин су очмый — җон ага; Җон белән бер бүрке үлмеш теп-тере мәҗнүн ага. Тукта, мин капчык ямыйм, соңра сөйләрмен калганын; Һәрвакытта шул сүтелгән төшләреннән он ага. Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре...