ТАТ РУС ENG

1909

Яңгыр илә Кояш

Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын   Вә бер дә батмамын, янып торырмын». Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын, Кара җирне юешләр, елгалармын». Кояш каршы диде: «Син бик юешле, Явасың былчыратып һәммә төшне. Суыңнан анда баткак,...

Чыршы

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары; Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сәхра сап-сары. Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен; Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен. Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар: Сөз...

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; Шунда...

Могҗиза

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң асла могҗиза булмас: Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан төя тугъмас, — Диләр безнең гыйлем әһле. — Ышанмаңыз, бу ялгандыр: Үзем күрдем бүген – безнең заманда могҗиза бардыр: Бүген иртүк миңа шактый...

Эш

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн, Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн. Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын; Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн. Күр, ничек эшли кояш: иртә...

Сөбханалла, сөбханалла

Сабый чакта укытканда мине хәлфә, Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә:  – «Сөбханалла» диеп әйтү тиеш, — диде,— Бер мән яңа гына туган айны күрсә. Шул заманнан бирле айның туганына Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына Карап, күңлем кайчан...

Мөкаддимә

И көләч йөзле малай, йөргән малай яланаяк! Бер дә тыштан кермичә уйнап йөрүче шартаяк! Чәкмәшәңне куй да бер якка, йөгер, кил каршыма! Шартаяктан да күңеллерәк бер әйбер бар сиңа. Мөкаддимә (мөкаддәмә) — сүз башы, кереш...

Китап

(Аз гынасы русчадан) Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,...

Шекспирдән («Күрәм кайчакта…»)

Күрәм кайчакта: җанкәмнең яңагына чебен кунган, —     Йөри бит шатланып шунда, үзенчә әллә кем булган! Карыйм да мин, бәхетсез, шул чебеннең бәхтене көнлим:     Ходаем, ни сәбәптән булмадым соң шул чебен мин! дим.  ...

Вакъты гаҗезем

(Көнлек дәфтәремнән) Тапдисәм мәүзугъ, язарга аптырыйм: Кай төшеннән мин моны, дим, ләктерим? Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, Йә бөек сәд — юк менәргә баскычым. Йә кимә ул — юк янымда ишкәгем, Шул рәвеш эчтә...