ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

*** («Читтәге бик күп өяздә…»)

*** Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра, Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора. Бу ике дуст, берсенә чөнки аларның берсе тиң, Бертигез тәгълимнәре дә: берсе — дөнья, берсе — дин. Ва әсәф!...

*** («Җырласаң да, җегет…»)

***   Җырласаң да, җегет, ачы җырлар Уяу җаткан кызлар җокласын; Тәрәзәләр ачтым, гөлләр сачтым, Асыл кошлар килеп чүпләсен.     (*** («Җырласаң да, җегет, ачы җырла…»). — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35 нче (11 март)...

*** («Теләрсәң кемне сүк…»)

 *** Теләрсәң кемне сүк син яки макта, Берәү берлән дә булма иттифакъта.   Иттифакъ — союз, берлек. (*** («Теләрсәң кемне сүк син яки макта…»). — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35 нче (11 март) санында «Казанга кайтыш»...

Яз галәмәтләре

Шактый ук язга галәмәт ушбу үткән мартта бар, Анда салкыннан бүтән юк, марттан азрак артка бар. «Яз якын»ның шатлыгыннан йөзгә чыккан елмаю Инде яшьләрдә түгел, хәстә вә хәлсез картта бар. «Яз җитә, бозлар китә!» —...

Хөрмәтле Хөсәен ядкяре

Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби, Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма, Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби. Көчле, көчсез, ярлы, бай булды...

Янә бер хатирәм

Мин — кунакчыл бер җыручы, миндә — бар ярлы-гидай, Ханәмә яшьләр килә, һәм сәүдәгәр, бай угълы бай. Ул бәләнд мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем: Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай. Әүлия —...

Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа

Төркиядә бер теләнче сухтә булган Мостафа; Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа. Юп-юаш, муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык, — Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа. Шат кына, берлек белән торган шәһәрнең халкыны, Төрле...

Балканда

Курыкмыймын, селкенми хәтта фәс чугым; Мә, кирәксә, дүртеңә дүрт йозрыгым!   («Балканда». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 44 нче (13 октябрь) санында рәсем-карикатура асты итеп имзасыз басылган. Рәсемдә биек таш стена, аның бер ягында йодрыкланган дүрт...

Казан мулласы һәм булачак депутат

— Райта, райта, райта, райта, райтарам! Шул көйгә бассаң, указың кайтарам. — Яхшы, рәхмәт, мин басам, сүзсез басам; Яхшы хәтта шатлыгымнан очмасам. — Тимта, тимта, тимта, тимта, тимтатам! Очсана, мин җөббә чабуыңнан тотам. Әйдә, хәзрәт,...

Валлаһи

Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи, Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи! Ак күмәч берлән ашарлык саф һава; Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи! Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп, Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи! Аз гына бер...