Шигырьләр
Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый (Әллә белмичә сорый, әллә шаярыпмы юри): «Ни сәбәп, уклар кеби, без берьюлы күктән төшеп, Бу тәрәзәгә килеп тә бәреләбез шып та шып?» Бу сөаленә җавапта иптәше әйтә моңар: ...
(Кара такта янында) Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше; Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич — кеше...
I Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә, Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә. Алдымызда ат кәмитен күрәлем Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем. Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр, Һич моның тик бери тәкый юк торыр. Хак Тәгалә...
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем,...
(Крыловтан) Ниһаять карыны ачкач, Төлке дуст бер бакчага керде; Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде. Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыль, якуттай; Боларга хәйләкәр ач Төлкенең күзләр яна уттай. Йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый; Күрә...
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы? Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, — Парә-парә...
(Сәгыйть Рәмиевтән үзгәртелде) Безне адәм иткән йокы, Адәмне алга илткән йокы, Илтеп күккә җиткән йокы, — Йокы, йокы, йокы. Юлымызны хак иткән йокы, Йөземезне ак иткән йокы, Үземезне багъ иткән йокы, — Йокы,...
Ул зыялыдыр, беләмсез: мәгърифәт, хикмәт сата; Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә — ак яка. Шәп сикергечтер үзе, нәкъ тастымалы тансаның; Ул аяклар, мин сиңайтим, «траттата да траттата!» Бер тарафтан бер гәзит тулган аның статьясы,...
(Плещеевтән) Болытлап көн, яшен яшьнәп, каты күк күкрәгәннән соң, Тонык, шыксыз һава, күзне ачалмаслык бураннан соң, — Ачылды бер заманны күк йөзе: инде болыт китте; Күңелгә шул вакыт бертөрле рәхәтлек тулып китте. Озаккамы вәләкин бу?.....
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән, Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән: Кешеләр үзләрен анчак...