Яңалыклар
2014 елның 27-31 август көннәрендә Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы узачак. Форумга 13 илдән һәм Россия төбәкләреннән 33 төрки әдәби журналның җитәкчеләре килер дип көтелә. Татарстан Милли китапханәсендә 28 август көнне форум ачылышында Татарстан...
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее 2014 елның июль–октябрь айларында казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Казан буенча кызыклы экскурсияләр тәкъдим итә. Шундый маршрутларның берсе Тукай эзләре буенча үтә. Казан урамнарыннан җәяүле экскурсия XX гасыр башында яшәгән...
2014 елның 20-24 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Татарстанлылар Мәскәү тамашачысына бай мәдәни программа әзерләгән. Республика иҗат әһелләре чыгыш ясаячак тантаналы концерт 22 августта үтәчәк. Мәскәүнең Халыкара музыка йортында булачак концертта...
2014 елның 10 июлендә Кемерово өлкәсенең Междуреченск шәһәрендә “Шүрәле иле” күргәзмәсе ачылды. Татарстанның Сынлы сәнгать музее, Уфадагы Н.Латфуллин исемендәге заманча сәнгать музее һәм Мәскәүнең Мәрҗани фонды тарафыннан оештырылган рәсем күргәзмәсе ил буенча сәяхәт итүен дәвам...
Ульяновск өлкәсендә китапханәләргә күренекле шәхесләрнең исемнәрен кушу буенча эш алып барылуы дәвам итә. 2014 елда китапханәләргә язучы һәм шагыйрь Михаил Лермонтов, язучы һәм инженер Николай Гарин-Михайловский, авиаконструктор Николай Зырин, әкиятче Авраамий Новопольцев исемнәре биреләчәк. Төбәкнең...
2014 елның 19 июнендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда Казан шәһәренең 18 нче хастаханәсе баш табибы, ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров экскурсия уздырачак. Г.Тукай әдәби музеенда күп төрле...
2014 елның 10 июнендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда “Сабантуй мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы уза. Күргәзмә Г.Тукай әдәби музееның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырыла. Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен...
2014 елның май азагында Казандагы «Татармультфильм» берләшмәсендә TV Токио япон телевидениесе төркеме кунакта булып китте. Япон корреспондентлары Ю. Ирикура һәм Юичиро Ивашита татар аниматорларының ничек эшләүләре, хәзерге вакытта нинди мультфильмнар төшерүе белән кызыксынды. «Татармультфильм» оешмасы...
2014 елның 20 маенда Казан шәһәренең Г.Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйренең иҗатын киңрәк өйрәнүгә һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерүгә багышланган “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсының өченче сайлап алу туры узды. Музейның күргәзмәләр залында урнашкан 120гә...
2014 елның 21 маенда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур», «Тюркское словесное искусство», «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» (татар һәм рус телендә),...