Шигырьләр
Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире! Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдад кире. Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та әбәд, И кояш! Мәңгегә чыкма, бул кара тап, бат кире....
Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, Аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә, һәм шунда Очып эзли иде фикрем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде....
Була кайчак бөтен уйдан күңел буш, Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфүш. Күңелдә яткучы изге хәзинә Вакытлыча китә үз мәэхәзенә. Бушап күңлем, була рухымда тәгътил, Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил*. Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр:...
*** (Ике хатын берлә тормыш) Биек тауның башында күренәдер бер авыл; Хатын өстенә хатын алсаң, менә шулай була ул. (*** («Ике хатын берлә тормыш»)». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 4 нче (1 май) санында рәсем асты...
(Русчадан) Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач, Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач: «Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син, Барыбер, — ди, — җитте яз һәм рухына кышның ясин». Яз...
(Пушкиннән) Мин сөям дустлар белән булган хозур мәҗлесне кич, Шундый мәҗлес: анда хөррият белән шатлык рәис; Торса анда иштелеп «эч, эч» дигән сүз таңгача, Кясәләр булса тулы, без мәст булып аугангача; Булмаса артык тыгыз...
Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми, Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми. Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр, Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр. Агачлар астына сыгъна...
Сөям кайчакта бер-бер иптәшемне, Аңар мин күрсәтәм күздә яшемне. Кыйлам изһар аңар кайгы, моңымны, Сөйлим бер-бер барымны һәм югымны. Күренә ул мәхәббәтле күземә, Куяр төсле бәһа һәрбер сүземә. Алалмыйча теким күзне күзенә, Чыгадыр балкыган нурлар...
(Майковтан мокътәбәс) Мин бәхетле бәндә, чөнки тормыш алдымда һаман Барча шау-шу һәм дә барча күрнеше берлән тәмам. Алдагы михнәтнең урнын әллә истикъбаль ала? Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана. Таң атып, чәчсә кояш нурлар...
Котылмакчы булып татсыз хәяттан, Гомергә җан авырттыргыч газаптан, Гакыл бу дип, үзеңнүзең үтердең, Тынычлык эзләдең дә гүргә кердең. Вәләкин, и карендәш, алданасың, Үзеңне мәңгелек утка саласың. Синең тик сурәтең китте җиһаннан, Һаман да калды рухың...