ТАТ РУС ENG
MENU

Шигырьләр

Исемдә

(Русчадан) Исемдә: курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар, Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар; Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне, Теләп яшерен генә рәхәт, сәгадәтле вакытларны; Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач, Илаһи бер тәләззездән...

Пәйгамбәр

(Лермонтовтан үзгәртелгән) Качан кем сайлады Тәңре мине бу хак пәйгамбәр, дип, Мине фазленә лаек күрде, фәрманым төгәлләр дип,— Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да Сөйләргә башладым хакны кешеләрнең күз алдында. Кирәк баймы, фәкыйрьме,...

Авыл җырлары (өченче көлтә)

Уйсу җиргә су җыела, шунда казлар коена; Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗре җуела. Японнар туп атмыйдыр, төтене җиргә ятмыйдыр; Ялган сүздер, ышанмагыз: «Сабах» сабын сатмыйдыр. Эш эшләтсәң заказ эшләт, файда юктыр пәдрәтдин; Дин гыйльменә...

Хатыннар хөррияте

(«Сатирикон»нан) – Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга; Бөтен фикрем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә. Бу уйдан кайтасым юктыр, әгәр канлы сугыш булса, Хатыннар ирке угърында үләрмен мин, үлеш булса. Хатыннар! Атлагыз алга! Бу...

Тәрәддөд вә шөбһә

Бер шытырдауны ишетсәм, аузыма җаным килә; Уйлыймын: «Шелтә кыйлырга әллә вөҗданым килә?» Аптырыйм: юк изге эш ятканда да, торганда да; Эш кушарга каршыма һәр дәмдә шайтаным килә. Нәрсә күрдем бу җиһанда, ни бетердем? Уйласам: Алдыма...

Васыятем

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә; Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә. Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез: Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә. Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем: Күр,...

Күңел

Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел! Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сынган күңел. Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен, Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел? Алга сәүкъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш...

Өмид

Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт; Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт! Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә, Дүрт ягым гыйсъян уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә. Бер бетү чокрында мин, юктыр...

Алдандым

  (Лермонтовка тәкълид) Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер; Без ераклаштык, ишет: син — син хәзер, мин — мин хәзер. Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел; Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел. Син...

…гә («Очраган юлда…»)

Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген; Ул шуңар да шатлана бит — чын җүләр түгел диген! Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи? Ул синең васфеңдә: «Ля шәркыйя, ля гарбия»,—ди! Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып, Ул...