ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

«Сөйкемле Шүрәле» җиңүчеләрен бүләклиләр

2013 елның 1 июнендә Казанда, “Әкият” балалар мәдәни үзәгендә “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән иҗат эшләре күргәзмәсе ачылачак. Быел бәйге Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте язылуына 105 ел тулуга һәм 2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышлана....

“Габдулла Тукай әсәрләре” сүзлек-белешмәлек китабы тәкъдим ителә

  2013 елның 5 июнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н төзүдә бер этап булып торган “Габдулла Тукай әсәрләре” исемле сүзлек-белешмәлек китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылачак. Ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм...

Әстерханда Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

  2013 елның 27 маенда Әстерханда җирле татар халкы көтеп алган вакыйга булды. Элеккеге татар бистәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин...

Әстерханда Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла

2013 елның 27 маенда Әстерхан шәһәрендә тантаналы төстә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Һәйкәл шәһәрнең Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендәге бакчада урнашкан. Татар шагыйре һәйкәлен Әстерханга Татарстан Республикасы бүләк итә. Билгеле булганча, XIX...

Уральскида республика Сабан туе узачак

Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә 2013 елның 2 июнендә республика Сабан туе узачак. Татар милли бәйрәменә Казахстаннан гына түгел, Россиянең Сарытау, Оренбург, Самара төбәкләреннән дә кунаклар киләчәк. Татарстаннан исә республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация...

Бардада Тукайга һәйкәл ачыла

Пермь ягының Барда районында 2013 елның 29 июнендә IV Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бардада Россия күләмендә татар милли бәйрәмен үткәрүне узган ел Прикамье губернаторы Виктор Басаргин тәкъдим иткән иде. Төбәк хакимияте матбугат хезмәте хәбәр...

Иркутскида татар кинолары күрсәтелә

2013 елның 18-19 май көннәрендә Иркутск шәһәрендә традицион Татарстан нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Татар телендә төшерелгән фильмнар Татар теле көненә — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Кино йортында узачак әлеге мәдәни чарага Иркутск...

«Нәүрүз»дә — «Кәҗә белән Сарык»

2013 елның 3–7 июнь көннәрендә Казанда узачак “Нәүрүз” XI Халыкара тюрки халыклар театр фестивалендә курчак театрлары да катнашачак. Казахстан, Чуашстан, Башкортстаннан иҗат коллективлары киләчәк. Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Нәүрүз”дә үзенең иң яхшы спектакльләреннән...

Үзбәкстанда Габдулла Тукайны искә алдылар

  Үзбәкстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алдылар. 2013 елның 14 апрелендә Ташкетның Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге Тукайга багышланган иҗат кичәсе уздырды. Ташкентның Шайхонтахур районы Мәдәният сараенда шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнгән зур концерт программасы булды....

“Татармультфильм” Тукай тууына 127 ел тулуга багышланган сәнгати-анимацион басма чыгарды

  “Татармультфильм” берләшмәсе 2013 елның апрелендә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган үзенчәлекле сәнгати-анимацион басма чыгарды. Ул “Кисекбаш” поэмасы кергән китаптан һәм татар, рус, инглиз телләрендәге мультфильмнан гыйбарәт, дип хәбәр итә...