1909
Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган; Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш хайван! («Ишан». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «Һөҗүвият» дигән гомуми баш астында имзасыз басылган, “Әдәбият»ка (1909)...
Юк, маташма, и каләм! — калсынчы — шундай юк белән; Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән. Ни эшең бар? Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр? Угърашып торма җиһанда иң түбән мәхлук белән! Та әзәлдән ул сәфилләр...
Йосыб китте сәяхәткә, Рәшит икенчеләп китте, Рәшитнең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте. Дәүре галәм — дөнья гизү, дөнья әйләнү. («Дәүре галәм». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «һөҗүвият» (һөҗүвият — сатира-юмор)...
Күрерсең син боларның йөргәнен һәрдәм коридорда: Йөриләр карт кәҗәдәй — үзләрен анлар саный зурга. Озын күлмәк лыпырдый, чалбары юк һәм изү чишкән… Сәгатьтән һәм дә ыштаннан да чылбыр салынып төшкән. Һәрдәм — һәрвакыт. («Номерга төшкән...
(Русчадан) Исемдә: курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар, Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар; Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне, Теләп яшерен генә рәхәт, сәгадәтле вакытларны; Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач, Илаһи бер тәләззездән...
(Лермонтовтан үзгәртелгән) Качан кем сайлады Тәңре мине бу хак пәйгамбәр, дип, Мине фазленә лаек күрде, фәрманым төгәлләр дип,— Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да Сөйләргә башладым хакны кешеләрнең күз алдында. Кирәк баймы, фәкыйрьме,...
Уйсу җиргә су җыела, шунда казлар коена; Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗре җуела. Японнар туп атмыйдыр, төтене җиргә ятмыйдыр; Ялган сүздер, ышанмагыз: «Сабах» сабын сатмыйдыр. Эш эшләтсәң заказ эшләт, файда юктыр пәдрәтдин; Дин гыйльменә...
(«Сатирикон»нан) – Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга; Бөтен фикрем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә. Бу уйдан кайтасым юктыр, әгәр канлы сугыш булса, Хатыннар ирке угърында үләрмен мин, үлеш булса. Хатыннар! Атлагыз алга! Бу...
Бер шытырдауны ишетсәм, аузыма җаным килә; Уйлыймын: «Шелтә кыйлырга әллә вөҗданым килә?» Аптырыйм: юк изге эш ятканда да, торганда да; Эш кушарга каршыма һәр дәмдә шайтаным килә. Нәрсә күрдем бу җиһанда, ни бетердем? Уйласам: Алдыма...
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә; Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә. Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез: Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә. Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем: Күр,...