ТАТ РУС ENG

Шигырьләр


*** («Сәнгә хезмәтдер мәрамем язмадан журналымый…»)

*** Сәнгә хезмәтдер  мәрамем язмадан журналымый; Аңлайуб, дикъкать илә, җаным! укыгыл сән буный. Тәрҗемәсе:   *** Сиңа хезмәттер максатым язудан журналымны; Төшенеп, дикъкать белән, җаным, укычы син моны.     (*** («Сәнгә хезмәтдер мәрамем язмадан...

*** («Туйга бардым мин бүген, эчтем кымыз…»)

*** Туйга бардым мин бүген: эчтем кымыз; Кеше бик күп – бүлмәбез булды тыгыз. Күп эчелгән — шартлый язды корсагым; Һич үкенмим, андый туй булмас тагын. Итчеләр, тиречеләр бик күп иде, Ит исе, тире исе...

*** («Мөгаллим Нурый…»)

*** Мөгаллим Нурый Зур чалма урый, — Халыкка тугъры Күрнә, дустларым, Мөгаллим надан — Укымый калган; Укыта ялган,— Аңла, дустларым. Нурый да тугъры — Кыйшык торбадан Төтеннәр тугъры Чыкса, дустларым. Ватык та тишек Тәрәзә-ишек; Хәлфәсе...

*** (“Укыгыз, кызлар…”)

*** Укыгыз, кызлар, укыгыз! Күп хәлләрне белегез! Остабикәләрне ташлап, Мәктәпләргә керегез! Муллалар, сезне укытмыйча, Сезнең үзәккә үтәләр; Мәдрәсәдә яшь егетләр Сездәй кызны көтәләр. Конфет ашаган акчагыз Үз яныгызга калсын; Инлек-кершән акчалары Ваклап җыела барсын.  ...

Мәддахе Истамбул шагыйрьләре

Ушбулар язган шигырьнең бик кызык шигърияти: «Һа! Имеш, солтан, тәти, «Йолдыз» тәти, кызлар тәти!»   Мәддахе Истамбул шагыйрьләре — Истамбулдагы мәдхияче, мактап кына язучы шагыйрьләр.   («Мәддахе Истамбул шагыйрьләре». Мәддахе Истамбул шагыйрьләре. «Әлислах»ның 1908 елгы...

Әнә–менә

Әнә чүлмәк: аңар катык тутырган, Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган. Әнә карга: мәчет өстенә кунган, Менә шәкерт: указлы мулла булган. Әнә чеп–чи бәрәңге кәлҗемәсе, Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе. («Әнә-менә». — «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан...

Толстой сүзе («Кирәк анчак…»)

Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.   Анчак — бары тик. («Толстой сүзе («Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга…»)». – «Аң»ның 1913 елгы 7 нче (15 март) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган....

Суык

  1 Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык, Колакларда, борыннарда өрлә куык; Җылы мичсез кибетләрдә сатучылар Малын сата, бии-бии кулын уып. Байлар кигән тиен толып, төлке толып, Үз фикренчә, Печән базар күрке булып; Куллар сузу,...

Толстой сүзе («Зур бәхет инсанга…»)

Зур бәхет инсанга — һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру; Яхшыру юк, булса анда «Яхшы мин!» дип лаф ору.   Инсан — кеше. («Толстой сүзе («Зур, бәхет инсанга — һәр көн…»)». — «Аң»ның 1913 елгы 4...