ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

Зөфәр МӨХӘММӘТШИН. Тукай яши! Тукайның академик басмасы турында

Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шагыйрьнең 6 томлы академик басмасын әзерләп бастыруны көнкадак бурыч итеп куйды.

Әнвәр бәк

Әллә кем Әнвәр?! Әллә җен Әнвәр? Әллә фәрештә? Әллә пәйгамбәр? Әллә мең җаны, Таумы — вөҗданы? Дөньядан гали Фикре — изганы. Күңлемдә булган Аңар хөсне зан Инде, һичшиксез, Чикләрдән узган. Тагы бер Гайса Дарга асылса,...

Тәмсил

I Әһле Балкан кечкенә бер эт иде, Төркия күктә очар бөркет иде. Һәр заман торды бу көнче эт өреп, Күктә очкан солтанәт кошны күреп. Өрде, өрде, кошны иткән күк харап, Торды пычрак аузы күкләргә карап....

«Шура» шигырьләреннән

Килеп мәктәпкә укыдык бу көн; Укып, күңелгә тукыдык бу көн. Укып, күңлемез ачылды бу көн; Кальбемезгә нур чачылды бу көн. Укып без сабак китапка карап, Япь-яшь күңлемез  ачылды бу көн. Кыйлып иҗтиһад туктаусыз һәрчак, Хәлфәдән...

*** («Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән…»)

*** Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән; Әстерханда ике әтәч — «Борһан», «Идел» бар икән.   (*** («Приемныйның ишекләре») – «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында тышлыкта карикатура асты итеп урнаштырылган. (Рәсемдә пыр...

Булмый

Кара карга вә «бөлгән бай» юып асла бәяз булмый, Вә һәр бер көлтәбаш чын таңчы һәм асла Гаяз булмый.   Асла бәяз булмый– беркайчан да ак булмый. («Булмый». «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель)...

Фәләннең фәләне

Татарның — тәгассыбы, Урысның — аракысы, Французның — кокеткасы, Сартның — бәтчәсе, Төрекнең — тәмәкесе, Итальянның — җырлавы, Немецның — пивосы, Кыргызның — кымызы, Испануляның — үгезе, «Болгар»ның — күсесе, Тимершаһның — «Чүкеч»е, Яһүдинең —...

Бәйрәм вә сабыйлык вакыты

Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә, Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә; Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә: Уйнамакчы булам сыйбъян берлән бергә. Төшә искә гарәфә кич яткан чагым, Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган...

Фөрьяд

(Бер хатын авызыннан) Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин, Һәнүз шулук хокук көен көйләүдә мин; Бала чактук тиберченгән, тик тормаган Әнкәй бәйләп куйган тыгыз биләүдә мин. Тарлыклардан күптән! Күптән! Күңлем сынган, Изелдем күп хокуксызлык...

Ислахчыларга

Мәгълүмемдер: күптән бирле ислахчы сез, Ислах өчен чын күңелдән ихласлы сез; Рәхмәт сезгә! Мәтрүк, мәнси мәктәпләрне Искә алып күтәрешәсез, яклыйсыз. Һәр милләттә сезнең кеби фидаиләр Гыйлем өчен малын, җанын фида итәр; Тик шундин соң —...