Шигырьләр
Кашың кара — кәкере, буең зифа — бөкере; Кайдан чыгып бәла булды җәдит каһәр төшкере? Алмагачта алма сирәк, җыеп ашарга кирәк; Җәдитләрнең башлыкларын җыеп асарга кирәк. Бакча эчендә пар каен, яра яфрак ел саен; Кочак-кочак...
(Русчадан) Электә бер кешедә бар иде киң бит, зур ындырдай, Аның нәкъ уртасында бер борын һәм зур чөгендердәй. Тәкәббер бу борын, китми исе һич башка мәхлукка; Олугълыкны сөя торган, чөя торган үзен күккә. Борын...
Бакчы аучыга, Кош аулаучыга: Шактый читен эш — Арый, талчыга. Йөгрә дә чаба Кич-иртә бердәй; Маңлайдан ага Тирләр яңгырдай. Очадыр үрдәк,— Тизрәк бул, тизрәк: Китмәсен ерак, Ат мылтыкны, ат! Атты, шарт итте, Каты җил чыкты,...
Ала карга, кара козгын әрсезләнә, тук була; Һинди мәдрәсә салганда, Рәшит — мәчет Токиода. Ике туры ат уйныйдыр, муйны кыйгач буйлыдыр; Әфьюн, каптырма үтмәгәч, «Карга» язып уйныйдыр. Кәримевләр Шакирҗаны унбиш төрле хат таный; Бу дөньяда...
(Федоровтан мокътәбәс) Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә; Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә. Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр...
(Рәхмәте илаһия гомуми*) Бәшарәт сезгә, и әһле Петербург! Шулай ук сезгә дә, әһле Нью-Йорк! Бәшарәт сезгә дә, и Берлин әһле! Шулай ук сезгә шатлык, Лондон әһле! Бәшарәт сезгә дә, карсак японнар! Бәшарәт сезгә, чиннәр һәм...
Бер заман йорт кошлары, хайваннары Хуҗаның каршына килделәр бары: — И Хуҗа, безгә ризык биргән Хуҗа! — Дип, сакалын селкетеп сөйли Кәҗә: — Үзеңә мәгълүм, сиңа мин сөт бирәм; Күп ашатсаң, аз да бирмим, күп...
Галәлгомья фикер йөртми бераз да, — Ук аткан төсле үрдәк яки казга, — Тисен бу дип Мөхәммәт хәзрәтенә, «Исабәт»ләп бер ук аттым Хиҗазга. Исабәт итмәде ләкин бераз да, Зарар бирмичә хаҗ, руза, намазга, Бераз әйләнде...
Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа, Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама. Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — Алланың колы; Кул суза, мескин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы. Күрмәгез бер яклы дип сез бу...
Яз, ни язсаң да, синең бар — язганыңның нашире; Ашлыгың үстисә — бир, тайярдыр аның гашире. Тик онытма: бер заман гүргә керер ялгыз башың; Һичберәү булмас яныңда: иптәшең һәм кардәшең. Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч...